12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: тәвәкәллек, иҗадилык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тәрбияче сигналы буенча туктап йөрүне, уртача тизлектә йөгерүне кабатлау; сикерү һәм тупны ыргыту күнекмәсен камилләштерү.
Җиһазлау: комлы капчыклар, туплар ( урта яки кече диаметрлы).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Тәрбияче сигналы буенча тукталыш ясап, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. 2–3 минут аралыгында әкрен йөгерү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Аз күләмдә кулланырга яраклы ашамлыклар» дигән темага әңгәмә уздыра.
1. Уен күнегүләре:
1. «Бакалар». Балалар 3 яки 4 колоннада тезелә һәм бигеләнгән сызык янына басалар. Колоннада беренче уенчыларның кулларында урта яки кечкенә диаметрлы туп. Стенага кадәр ераклык 1,5–2 м. Бала тупны стенага ыргыта һәм туп идәнгә бәрелгәннән соң, аның аша сикереп чыга. Колоннадагы калган балалар шул ук күнегүләрне эшлиләр. Һәр уенчы күнегүне башкарганнан соң үз колоннасының ахырына баса.
2. «Эләкмә». Балалар түгәрәк ясыйлар. Һәр бала алдында идәндә кечкенә капчык ята. Үзәктә – ике алып баручы уенчы. Тәрбияче сигналы буенча балалар капчыклар аша түгәрәккә сикереп керәләр, ә алып баручылар аларны тотарга тырыша, балалар кире сикерәләр. Тотылган бала ике адым артка китеп баса.
2. «Йортсыз куян» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар арасыннан «аучы» һәм «йортсыз куян» билгеләнә. Калган балалар – «куяннар» – һәрберсе җиргә түгәрәк сызып, шул түгәрәк эченә кереп басалар. Тәрбияченең сигналы буенча аучы йортсыз куянны куа башлый. Куян, теләсә кайсы түгәрәк эченә кереп, аучыдан кача ала. Бу вакытта түгәрәк эчендә басып торучы куян тиз генә йөгереп китәргә тиеш, чөнки хәзер инде ул йортсыз куян була, һәм аучы аны куа. Аучы куянны тота алса (кулы белән кагылса), алар рольләрен алмашалар, һәм уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеш.
Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уен.