11 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: җаваплылык, үзара ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: предметлар арасыннан ике аякта сикереп бару һәм кыршау уртасына сикереп басуны өйрәтү.
Җиһазлау: гимнастика эскәмиясе, комлы капчыклар, һәр балага уртача зурлыктагы туплар, предметлар(туплар, шакмаклар, кегльләр).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбиячесе сигналы буенча хәрәкәт тизлеген үзгәртү. 2–3 минут аралыгында әкрен йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны ике кулда аста тоту. Тупны өскә күтәрү, аяк очларына басу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып утыру, тупны ике кулда тоту. Тупны өскә күтәрү, алга таба иелү, туп белән идәнгә кагылу. Тураю, тупны өстә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, тупны идәндә алда тоту. Тупны кул белән гәүдә тирәли уңга (сулга) тәгәрәтү (һәр якка 3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны ике кул белән күкрәк янында тоту. Алга-аска иелү, тупны бер аяктан икенчесенә таба тәгәрәтү. Тупны кулга алып тураю. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә тупны ике кулда аста тоту. Тупны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Тураю, тупны өскә сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып тору, тупны ике кул белән күкрәк янында тоту. Уң һәм сул якка үз тирәли әйләнеп, сикерү (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. «Шуыш – төшермә». Гимнастика эскәмиясе буенча, аркага кечкенә капчык куеп, шуышу (2–3 тапкыр);
2.2. Аякларны уңга, сулга, алга, артка күчереп, куш аяклап сикерү;
2.3. Кулларны билгә куеп, гимнастика эскәмиясе буенча, баш өстенә кечкенә капчык куеп, йөрү (2–3 тапкыр).
3. «Ачкычлар» хәрәкәтле уены.
Мәйданчыкта (яисә идәндә) түгәрәкләр сызыла. Уйнаучылар шул түгәрәкләргә кереп басалар. Арадан берсе уенны алып баручы була. Ул уенчыларның берәрсе янына килеп сорый: «Ачкыч кайда?» Тегесе җавап бирә: «Алсудан сора, ул әйтер сиңа». Алар сөйләшкән арада калган балалар бер-берсе белән урыннарын алмашалар (бер түгәрәктән икенче түгәрәккә күчәләр). Алып баручы да тиз генә берәр буш түгәрәк эченә кереп өлгерергә тырыша. Түгәрәксез калган бала уенны алып баручы була. Уен шулай дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.