I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбиячесе сигналы буенча хәрәкәт тизлеген үзгәртү. Аяк балтырларын артка җибәреп йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны ике кулда аста тоту. Тупны өскә күтәрү, аяк очларына басу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып утыру, тупны ике кулда тоту. Тупны өскә күтәрү, алга таба иелү, туп белән идәнгә кагылу. Тураю, тупны өстә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, тупны идәндә алда тоту. Тупны кул белән гәүдә тирәли уңга (сулга) тәгәрәтү (һәр якка 3 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны ике кул белән күкрәк янында тоту. Алга-аска иелү, тупны бер аяктан икенчесенә таба тәгәрәтү. Тупны кулга алып тураю. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә тупны ике кулда аста тоту. Тупны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Тураю, тупны өскә сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып тору, тупны ике кул белән күкрәк янында тоту. Уң һәм сул якка үз тирәли әйләнеп, сикерү (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Биеклеге 50 см булган дуга астыннан тупны алга этеп барып, шуышып чыгу (2 тапкыр);

2.2. Аякларны уңга, сулга, алга, артка күчереп, куш аяклап сикерү;

2.3. Гимнастика эскәмиясе буенча һәр адымга алга һәм артка кул чабып йөрү.

3. «Әтәчләр» хәрәкәтле уены.

Балалар парлашып, бер-берләреннән 3–5 адым ара калдырып басалар. Алар – «әтәчләр», бер аякта сикереп, җилкәләре белән бер-берсен төрткәлиләр. (Куллар белән төрткәләргә ярамый.) Уен бер аякта гына сикереп уйнала. Тигезлекне югалтып, ялгыш ике аягына баскан бала уеннан чыгарыла.

Уен башланганчы балалар кулларын ничек куярга тиешлеге турында үзара килешәләр (билдә, артта, күкрәк алдында чалыштырып яисә тездән бөгелгән аякны тотарга да мөмкин һ.б.).

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.