I. Кереш өлеш.

Тәрбияче күрсәтмәсе буенча колоннада хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп берәрләп йөрү. Аяк балтырларын артка җибәреп йөгерү. Сигнал буенча гадәти йөрүгә күчү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Файдалы ризыклар» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Чыгып өлгер». Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Түгәрәк үзәгенә 5–6 бала чыга. Түгәрәктә торучылар кулга-кул тотынышалар һәм уңга яки сулга йөгерә башлыйлар, ә түгәрәкнең үзәгендәгеләр кул чабалар. «Тукта!» дигән тәрбияче сигналы буенча түгәрәктә йөгерүчеләр туктыйлар һәм кулларын өскә күтәрәләр. Тәрбияче өчкә кадәр саный. Шул вакыт эчендә түгәрәкнең үзәгендә торучылар тиз арада түгәрәк эченнән йөгереп чыгарга тиеш. «Өч» дип әйткәч, балалар кулларын төшерә. Түгәрәк үзәгендә калган кеше оттыручы дип санала. Уен кабатланганда түгәрәк үзәгенә башка балалар чыга.

2. «Тупны ыргыт». Уйнаучылар 3–4 колоннага тезелә. Һәр колоннадан 2–2,5 м ераклыкта туп тотып алып баручылар тора. Сигнал буенча алып баручылар уенчыларга туп ыргыталар, ә тегеләр аларны тотып кире ыргытып кайтаралар һәм колонналарының ахырына йөгерәләр. Күнегүне тиз һәм дөрес итеп үтәгән команда җиңүче булып билгеләнә.

2. «Җәнлекләр өйрәтүче» хәрәкәтле рус халык уены.

Бүлмә буйлап, идәнгә «агач төпләре» (кечкенә келәмнәр яки катыргыдан ясалган түгәрәкләр) тезеп куела. Агач төпләренең саны балалар санына караганда бергә азрак булырга тиеш. Төп эләкмәгән бала – «җәнлекләр өйрәтүче», барлык башка балалар «җәнлекләр» булалар. Уен башланганчы, балалар үзләре кайсы да булса бер җәнлекне сайлыйлар: кемдер – «куян», кемдер «бүре» һ.б. була. Җәнлекләр агач төпләренә утыралар, өйрәтүче алар тирәсендә йөри һәм берәр җәнлекнең исемен атый. Ул бер-бер артлы берничә җәнлекнең исемен атарга мөмкин. Җәнлекләр аның артыннан иярәләр. Җәнлекләр өйрәтүче: «Игътибар, аучылар!» – дию белән, җәнлекләр дә, өйрәтүче дә агач төпләренә утырып калырга тырышалар. Кемгә урын калмый, шул өйрәтүче була, һәм уен дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше.

Музыка астында колоннада берәрләп чүгәләп, бер аякны икенчесе янына күчереп, атлап йөрү.