8 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: бер – берсенә игътибарлы, ярдәмчел сыйфатлары тәрбияләү. Башкорт халык уенына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: туп алып бару һәм шуышу күнекмәләрен камилләштерү; гимнастик эскәмия буйлап йөргәндә тигезлекне саклауда кунектерү.
Җиһазлау: гимнастика эскәмиясе, туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналы буенча кулларны билгә куеп, тезләрне югары күтәреп йөрүгә күчү. Уртача тизлектә йөгерү, гадәти йөрүгә күчү. Өч колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Гимнастика эскәмиясендә гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – эскәмиядә атланып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, баш артына кую, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – эскәмиядә атланып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, уң (сул) якка иелү, уң (сул) кул белән идәнгә тию. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – эскәмиядә атланып утыру, кулларны баш артына кую. Уңга (сулга) борылып кулларны туры итеп сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – эскәмиягә карап басу, куллар ирекле. Эскәмиягә уң аякны кую, сул аякны кую. Уң аяк белән аска-алга атлау, сул аяк белән аска-алга атлау (4–5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – идәндә эскәмиягә карата перпендикуляр яткан килеш аякларны туры кую, эскәмиягә куллар белән тотыну. Аякларны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны гәүдә янында ирекле тоту. Ике аякта эскәмия яныннан алга таба сикереп бару, туктап икенче якка борылу һәм сикерүләрне дәвам итү (3–4 тапкыр кабатлау).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Тупны бер-берсеннән 1 м ераклыкта урнаштырылган предметлар арасыннан алып бару. Күнегүне ике колонна яки шеренга белән башкару (2–3 тапкыр);
2.2. Гимнастика эскәмиясе буенча ярымчүгәләп йөрү. Эскәмия очында кире якка борылу һәм хәрәкәтне дәвам итү. Тәрбияче булышуы мәҗбүри;
2.3. Кулларны баш артына куеп, гимнастика эскәмиясенең тар рейкасы өстендә туры юнәлештә йөрү (2–3 тапкыр).
3. «Җәнлекләр өйрәтүче» хәрәкәтле рус халык уены.
Бүлмә буйлап, идәнгә «агач төпләре» (кечкенә келәмнәр яки катыргыдан ясалган түгәрәкләр) тезеп куела. Агач төпләренең саны балалар санына караганда бергә азрак булырга тиеш. Төп эләкмәгән бала – «җәнлекләр өйрәтүче», барлык башка балалар «җәнлекләр» булалар. Уен башланганчы, балалар үзләре кайсы да булса бер җәнлекне сайлыйлар: кемдер – «куян», кемдер «бүре» һ.б. була. Җәнлекләр агач төпләренә утыралар, өйрәтүче алар тирәсендә йөри һәм берәр җәнлекнең исемен атый. Ул бер-бер артлы берничә җәнлекнең исемен атарга мөмкин. Җәнлекләр аның артыннан иярәләр. Җәнлекләр өйрәтүче: «Игътибар, аучылар!» – дию белән, җәнлекләр дә, өйрәтүче дә агач төпләренә утырып калырга тырышалар. Кемгә урын калмый, шул өйрәтүче була, һәм уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Исемен әйт» аз хәрәкәтле башкорт халык уены.
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртадагы бер баланың күзләрен яулык (тасма) белән бәйлиләр. Аның каршысына икенче бер баланы бастыралар, ә калган балалар болай диләр:
Бик яхшылап уйла әле,
Кем ул каршыңда тора?
Белә алсаң, исемен әйт,
Киемен тотып кара.
Күзләре бәйләнгән уенчы, кулы белән әлеге баланың киемнәрен, гәүдәсен капшап караганнан соң, аның исемен атарга тиеш. Әгәр дә ул аның исемен әйтә алса, исеме дөрес аталган шул баланың күзләрен бәйлиләр. Әгәр исем дөрес аталмаса, күзе бәйләнгән бала каршына икенче бер баланы китереп бастыралар. Уен берәр баланың исеме дөрес аталганчы дәвам итә. Уенны кабатлап уйнаганда, күз бәйләр өчен, икенче бала сайлана.