7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: оешканлык, түземлелек тәрбияләү. Татар халык уенына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: балаларны йөргәндә хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп йөрүдә күнектерү; тезләрне югары күтәреп йөрү күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: гимнастика эскәмиясе, туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча кулларны билгә куеп, тезләрне югары күтәреп йөрүгә күчү. Уртача тизлектә йөгерү, гадәти йөрүгә күчү. Өч колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Гимнастика эскәмиясендә гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – эскәмиядә атланып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, баш артына кую, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – эскәмиядә атланып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, уң (сул) якка иелү, уң (сул) кул белән идәнгә тию. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – эскәмиядә атланып утыру, кулларны баш артына кую. Уңга (сулга) борылып кулларны туры итеп сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – эскәмиягә карап басу, куллар ирекле. Эскәмиягә уң аякны кую, сул аякны кую. Уң аяк белән аска-алга атлау, сул аяк белән аска-алга атлау (4–5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – идәндә эскәмиягә карата перпендикуляр яткан килеш аякларны туры кую, эскәмиягә куллар белән тотыну. Аякларны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны гәүдә янында ирекле тоту. Ике аякта эскәмия яныннан алга таба сикереп бару, туктап икенче якка борылу һәм сикерүләрне дәвам итү (3–4 тапкыр кабатлау).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Тупны туры алып бару. Ике шеренгада билгеләнгән сызыкка кадәр тупны туры юнәлештә бәреп бару, кире тупларны кулга тотып, әйләнеп кайту (3–4 тапкыр кабатлау);
2.2. Гимнастика эскәмиясе буенча корсакка ятып, куллар белән тартыла-тартыла, шуышу (2–3 тапкыр);
2.3. Гимнастика эскәмиясе буенча ярымчүгәләп йөрү. Эскәмия очында кире якка борылу һәм хәрәкәтне дәвам итү. Тәрбияче булышуы мәҗбүри.
3. «Куянкай» хәрәкәтле уены.
Залда зур түгәрәк сызыла. Уйнаучылардан берәү «куян» итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасына баса. Калган балалар түгәрәк тышында басып торалар. Алар кара-каршы бер-берләренә туп ыргытышалар (баланың исеме әйтелә), шул ук вакытта тупны куянга тидерергә тырышалар. Куян, тупны тидермәскә тырышып, туптан качып, түгәрәк эчендә йөгереп йөри. Тупны куянга тидерә алган бала куян була, һәм ул түгәрәк уртасына баса.
Куян, теләге булса, тупны тотып ала ала. Бу очракта тупны ыргыткан бала түгәрәк уртасына кереп баса һәм куян ролен башкара.
III. Йомгаклау өлеше.
«Без, без, без идек» аз хәрәкәтле татар халык уены.
Берничә бала түгәрәкләнеп утыралар. Алар, бер кулның баш бармагын өскә күтәртеп, кулларын йодрыклыйлар. Бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куялар һәм, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп, түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без-без, без идек,
Без унике кыз идек;
Базга төштек – май ашадык,
Келәткә кердек – бал ашадык;
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык.
Кап та коп, Якуп,
Авызыңны ачма, мин ачмам! –
диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.
Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, шул балага җәза бирелә. Уен тагын яңадан башлана.