I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Хәрәкәт вакытында икешәр колоннага күчү. Уртача тизлектә парлашып йөгерү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Витаминнар һәм сәламәтлек» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Кем иң төз?» Уйнаучылар дүрт колоннага бүленәләр дә билгеләнгән сызык янына килеп басалар. 4 м ераклыкта 4 кыршау ята. Һәр баланың кулында – ике кечкенә капчык. Тәрбияченең сигналы буенча колоннада беренче булып торучылар тезләнеп басалар һәм капчыкларны кыршаулар эченә ыргыталар, аннары аларны алалар һәм колоннаның ахырына барып басалар. Тәрбияче иң җитез һәм төз атучы балаларны билгеләп үтә.

2. «Сикереп чык». Уйнаучылар ике колоннага тезеләләр һәм бер-берсеннән ике адым ераклыкта басалар. Алар арасында кулларына 2 м озынлыкта сикергеч тотып ике бала тора. Алар бауны идәннән 20 см биеклеккә күтәрәләр һәм тәрбияченең сигналы буенча аны уйнаучыларның аяк астыннан үткәрәләр, ә тегеләре озын сикергеч аша сикереп чыгарга тиешләр. Тәрбияче җиңүче команданы билгеләп үтә. Уен кабатлана.

2. «Буш урын» аз хәрәкәтле рус халык уены.

Санамыш ярдәмендә берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче түгәрәк тышында йөри һәм бер баланың аркасына суга да түгәрәк буйлап йөгереп китә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше.

Музыка астында колоннада берәрләп кул чәбәкләп һәм тыпырдап йөрү.