I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналы буенча алып баручы ярдәмендә хәрәкәт юнәлешен үзгәртү, каршылыклар (борыс, шакмак, туп) аша сикереп чыгу белән йөгерүне чиратлаштыру. Арка белән алга йөрү.

II. Төп өлеш.

1. Кыршаулар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны ян-ягыннан вертикаль рәвештә тоту. Уң (сул) аякны аяк очына янга кую, уң (сул) якка иелү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны ян-ягыннан вертикаль рәвештә тоту. Чүгәләү, кыршауны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны өстеннән уң кул белән тоту. Уң (сул) аяк белән уң (сул) якка бер адым ясау, кыршауны туры кулда тоту. Башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш, кыршауны ян-ягыннан горизонталь рәвештә баш өстендә тоту. Күтәрелеп бөгелү, кыршауны алга сузу, аякларны идәннән күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар бераз аерылган, кулларны гәүдә янында иркен тоту, кыршау идәндә. Уң (сул) якка борылу, кыршау тирәсендә сикереп бару (һәр якка 4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Чүгәләгән килеш өскә сикергәләү;

2.2. Тупны бер кул белән алга таба хәрәкәт итеп, идәнгә бәреп бару һәм баскетбол кәрзиненә ике кул белән ыргыту;

2.3. Кыршау аша турыга, ян белән үрмәләп чыгу.

3. «Әбәк-күбәк» хәрәкәтле башкорт халык уены.

Балалар арасыннан «көтүче» сайлана. Калганнар бер-бер артлы тезелеп басалар. Көтүче үз алдындагы баланың кулына кагыла (әкрен генә суга) һәм болай ди:

Әбәк-күбәк, алтын савыт,

Куып тотсаң – алтын кашык,

Әгәр тота алмасаң,

Эзеңә җитмеш көрәк көл.

Бу сүзләрне әйтеп бетергәннән соң, ул йөгереп китә. Кулына кагылган бала аның артыннан куа. Әгәр көтүче, йөгереп барып колоннаның артындагы бала артына басарга өлгерсә, куучы җиңелгән санала һәм ул көтүче була. Әгәр өлгермәсә, уен нәкъ шул тәртиптә кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше.

«Ачкычлар» аз хәрәкәтле мордва халык уены.

Бу уенда биш уйнаучы катнаша. Җирдә (идәндә) квадрат сызыла. Һәр почмакка бер уйнаучы утыра. Бишенче уйнаучы – уенны алып баручы – уртага баса. Ул бер почмактагы бала янына килә һәм сорый: «Абый (апа), ачкыч синдәме?». Тегесе, күршесенә күрсәтеп: «Күрше абыйдан (ападан) сора», – ди. Алып баручы шулай итеп икенче, өченче уенчыдан сорый. Дүртенче почмактагы бала: «Уртадан эзлә», – ди. Алып баручы уртага килгән арада почмактагылар тиз генә урыннарын алмашалар. Бу вакытта алып баручы уйнаучыларның кайсысы да булса берсенең почмагын алырга тырыша. Ул почмакны ала алмаса, уен яңадан башлана. Әгәр алса, почмаксыз калган бала уенны алып баручы була. Уен яңадан башлана.