4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: сыгылмалылык сыйфаты тәрбияләү. Русс халык уенына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: эскәмиядән ярымбөгелгән аякларга сикереп төшү күнекмәсен өйрәнү; туп белән күнегүләрдә хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү.
Җиһазлау: гимнастика эскәмиясе, балалар саны буенча кыршаулар, борыслар (шакмаклар, туплар), мата яки коврик.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналы буенча алып баручы ярдәмендә хәрәкәт юнәлешен үзгәртү, каршылыклар (борыс, шакмак, туп) аша сикереп чыгу белән йөгерүне дәвам итү. Арка белән алга йөрү.
II. Төп өлеш.
1. Кыршаулар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны ян-ягыннан вертикаль рәвештә тоту. Уң (сул) аякны аяк очына янга кую, уң (сул) якка иелү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны ян-ягыннан вертикаль рәвештә тоту. Чүгәләү, кыршауны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны өстеннән уң кул белән тоту. Уң (сул) аяк белән уң (сул) якка бер адым ясау, кыршауны туры кулда тоту. Башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш, кыршауны ян-ягыннан горизонталь рәвештә баш өстендә тоту. Күтәрелеп бөгелү, кыршауны алга сузу, аякларны идәннән күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар бераз аерылган, кулларны гәүдә янында иркен тоту, кыршау идәндә. Уң (сул) якка борылу, кыршау тирәсендә сикереп бару (һәр якка 4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Чүгәләгән килеш өскә сикергәләү;
2.2. Урында һәм алга таба хәрәкәт итеп, тупны идәнгә бәреп бару;
2.3. Туры юнәлештә 4 м аралыкта учларга һәм табаннарда таянып, «аюларча» шуышу (2 тапкыр).
3. «Штандер» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар, бер-берсеннән бер адым ара калдырып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына. туп тотып, уенны алып баручы баса. Ул, тупны биеккә-югарыга ыргытып, бер уенчының исемен әйтә. Исеме әйтелгән бала, тиз генә уртага кереп, тупны тотып алып өлгерергә тырыша. Алып баручы аның урынына йөгерә. Тупны туры итеп, югарырак ыргытырга тырышырга кирәк. Әгәр дә исеме әйтелгән бала тупны тотып ала алса, ул уртага баса һәм бер уйнаучының исемен әйтеп яңадан тупны биеккә чөя. Тупны тота алмаган очракта, барлык уйнаучылар төрле якка йөгереп китәләр, ә тупны тотучы, аны җирдән тиз генә күтәреп алып, түгәрәкнең уртасына йөгереп килә һәм: «Штандер!» – дип кычкыра. Бу сүзне ишетүгә, барлык уйнаучылар туктарга һәм урыннарында басып калырга тиешләр. Алып баручы тупны берәр уйнаучыга тидерергә тырыша. Тидерә алган очракта, уйнаучылар туп тигән баладан ераккарак йөгереп китәргә тырышалар, ә тегесе, үз чиратында, тупны җирдән күтәреп: «Штандер!» – дип кычкыра һәм тупны кайсы да булса балага ыргыта. Уен шулай дәвам итә. Тупны тидерә алмаган очракта, бала вакытлыча уеннан чыгып тора.
III. Йомгаклау өлеше.
«Качышлы» аз хәрәкәтле рус халык уены.
Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә. Аның кулында тылсымлы таяк. Ул, стена буена (яисә агач янына) басып, күзләрен йома һәм 20 гә кадәр саный. Бу арада уйнаучылар, як-якка таралып, качып өлгерергә тиешләр.
Уенны алып баручы, санап бетергәннән соң: «Таяк тылсымлы микән, кемнәрне табар икән?» – дип, таягы белән сугып ала һәм, таякны калдырып, качучыларны эзләп китә. Әгәр ул кемне дә булса күреп алса (тапса), таяк янына йөгереп килә, һәм күргән баланың исемен әйтеп, таяк белән стенага сугып ала. «Тылсымлы таяк Айгөлне тапты», – ди.
Һәр уенчы, уңайлы вакыт табып (алып баручы күрмәгәндә), качкан урыныннан чыга ала һәм таяк янына йөгереп килеп: «Тылсымлы таяк, мине якла», – ди, таяк белән стенага суга.
Барлык балалар да табылып беткәч, башка алып баручы сайлана, һәм уен кабатлана.