I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, хәрәкәт темпын акрынайту һәм тизләтү. Арка белән алга йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Шәхси гигиена – сәламәтлек нигезе» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Ат-тот». Балалар аралары 4 м булган ике шеренгага тезеләләр. Бер шеренга уенчылары кулында – туплар. Тәрбияченең сигналы буенча, балалар тупны баш артыннан ике кул белән бау аша ыргыталар. Бау баланың күтәрелгән кулы биеклегендә тартылган. Икенче шеренга уенчылары идәнгә бәрелеп сикергән тупны тоталар.

2. «Эләкмә». Балалар түгәрәк ясыйлар. Һәр бала алдында идәндә кечкенә капчык ята. Үзәктә – ике алып баручы. Тәрбияче сигналы буенча балалар капчыклар аша түгәрәккә сикереп керәләр, ә алып баручылар аларны тотарга тырыша, балалар кире сикерәләр. Тотылган бала ике адым артка китеп баса.

2. «Куянкай» хәрәкәтле уены.

Залда зур түгәрәк сызыла. Уйнаучылардан берәү «куян» итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасына баса. Калган балалар түгәрәк тышында басып торалар. Алар кара-каршы бер-берләренә туп ыргытышалар (баланың исеме әйтелә), шул ук вакытта тупны куянга тидерергә тырышалар. Куян, тупны тидермәскә тырышып, туптан качып, түгәрәк эчендә йөгереп йөри. Тупны куянга тидерә алган бала куян була, һәм ул түгәрәк уртасына баса.

Куян, теләге булса, тупны тотып ала ала. Бу очракта тупны ыргыткан бала түгәрәк уртасына кереп баса һәм куян ролен башкара.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.