I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп залның ике ягына куелган предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, өскә күтәрү, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны баш артына кую. Уңга (сулга) борылу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны ян-якка сузу. Чүгәләү, кулларны билгә кую. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, уң (сул) аяк очларына кагылу. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, кулларны гәүдә янында иркен кую. Велосипедта йөргән кебек хәрәкәтләр ясау (3–4 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – аяклар бергә, кулларны билгә кую. Уң (сул) аякта сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика эскәмиясе буенча йөрү. Эскәмия уртасында кыршау аша үрмәләп чыгу һәм йөрүне дәвам итү. Сикермичә эскәмиядән төшү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри (2–3 тапкыр);

2.2. Ике аяк белән 3–4 м лы бау буенча уң һәм сул яктан алга таба сикереп бару (3–4 тапкыр);

2.3. Ике шеренгага басып, тупны бер-береңә ыргыту.

3. «Сыерчык оялары» хәрәкәтле уены.

Мәйданчыкның (залның) төрле урыннарына акбур белән сызып түгәрәкләр ясала. Болар – «сыерчык оялары», һәр ояга бер пар «сыерчык» урнаша. Уйнаучылар саны так булырга тиеш. Шулай итеп, бер сыерчык һәрвакыт урынсыз кала. Балалар-сыерчыклар мәйданчык буйлап йөгереп («очып») йөриләр. Тәрбияченең «Сыерчыклар очып кайттылар» дигән сигналыннан соң алар ояларына йөгерәләр. Урынсыз калган бала оттырган булып санала. Барлык сыерчыклар да түгәрәкләргә парлашып урнашкач, тәрбияче: «Сыерчыклар очалар», – ди. Бу сүзләрдән соң уйнаучылар, түгәрәкләр эченнән чыгып, яңадан мәйданчык буйлап йөгереп йөри башлыйлар, һәм балалар теләсә кайсы түгәрәккә урнаша алалар.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп ритмлы йөрү.