1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: түземлелек сыйфаты тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: предметлар арасында йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту. сикерүләрдә тигезлекне саклап калуны күнектерү; туп белән күнегүләрдә осталыкны үстерү.
Җиһазлау: 6 — 8 тутырма туп (кегьләр, шакмак), гимнастика эскәмиясе, 6 — 8 бау, балалар саны буенча кечкенә туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп залның ике ягына куелган предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, өскә күтәрү, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны баш артына кую. Уңга (сулга) борылу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны ян-якка сузу. Чүгәләү, кулларны билгә кую. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, уң (сул) аяк очларына кагылу. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, кулларны гәүдә янында иркен кую. Велосипедта йөргән кебек хәрәкәтләр ясау (3–4 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар бергә, кулларны билгә кую. Уң (сул) аякта сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясе буенча йөрү. Эскәмия уртасында кыршау аша үрмәләп чыгу һәм йөрүне дәвам итү. Сикермичә эскәмиядән төшү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри (2–3 тапкыр);
2.2. Уң һәм сул аякта баулар аша сикерү (3–4 тапкыр);
2.3. Кечкенә тупны өскә ыргыту һәм аны ике кул белән тоту (10–12 тапкыр).
3. «Бакалар» хәрәкәтле уены.
Мәйданчыкның (бүлмәнең) ике башында «сазлык» урыннары билгеләнә (зур түгәрәкләр сызыла яисә бау салына һ.б.). Уйнаучылар бер түгәрәкнең эченә урнашалар. Алар – сазлыктагы «бакалар», куллары белән җиргә (идәнгә) таянып, чүгәлиләр. Араларыннан берәү «өлкән бака» итеп билгеләнә. Ул калган бакаларны каршы яктагы сазлыкка алып бара (чөнки ансында черкиләр, вак чебеннәр күбрәк). Өлкән бака алдан сикереп бара, калганнары аның артыннан иярәләр. Уен барышында өлкән бака кулларның торышын үзгәртә – куллар тезләрдә, билдә, вак-вак атлап яисә зур адымнар белән сикерә; каршылыклар (мәсәлән, идәнгә салынган таяклар) аша сикереп үтә; идәндә торган кубларга, такталарга сикереп менә; әйберләр арасыннан үтеп йөри һ.б. Барлык бакалар да әлеге хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Икенче сазлыкка килеп җиткәч, бакалар: «Ква-ква», – дип кычкыралар.
Уенны кабатлаганда, өлкән бака итеп икенче бала сайлана.
III. Йомгаклау өлеше.
Музыка астында колоннада берәрләп кул чәбәкләп, йөрү.