I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналы буенча 1 минут дәвамында туктаусыз йөгерүгә күчү. Йөрү. Түгәрәккә тезелү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балаларга чыныгу кагыйдәләре турында мәгьлүмат бирә.

Уен күнегүләре:

1. «Түгәрәк буйлап сикерү». Уенчылар түгәрәк ясап баса. Түгәрәк буйлап ике аяк белән, аннары сул һәм уң аякны чиратлаштырып алга сикерәләр.

2. «Туп йөртү». Уенчылар 2–3 колоннага тезеләләр, һәр балага зур туп бирелә. Балалар тупларын кеглиләр арасыннан бер кул белән бәреп йөртәләр.

3. «Түгәрәктә» уены. Балалар ике командага бүленә. Беренче команда уенчылары түгәрәккә басалар, һәр бала туп тота. Икенче команда балалары түгәрәк эчендә тора. Беренче команда уенчыларының максаты – туп белән түгәрәк эчендәгеләргә тидерү. Түгәрәк эчендәгеләр тупка кагылмаска тырыша. Өчтән бер өлеш уенчы тотылгач, рольләр алышына.

III. Йомгаклау өлеше.

«Бүре һәм куян» чуаш халык уены.

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Бер бала әйдәүче итеп билгеләнә. Ул түгәрәк тирәли әйләнеп йөри һәм тиз-тиз әйтә: «Учак яна, самавыр кайный, шулай кирәк. Бабай, син нишлисең?» – ди һәм, бер баланың артында туктап, аның җилкәсенә җиңелчә генә кагыла. Теге бала күзләрен куллары белән каплый. Шул рәвешле, уен түгәрәктәге барлык балаларның күзләре капланып беткәнче дәвам итә. Шуннан соң әйдәүче түгәрәк тирәли икенче якка әйләнеп йөри башлый һәм, берәр баланың җилкәсенә кагылып: «Бүреме, куянмы?» – дип сорый, шул баланы үзенә таба каратып, кулларын йөзләреннән ала. Әгәр баланың йөзе кырыс, усал булса, ул йөзләрен җыерып торса, әйдәүче аны «бүреләр» ягына, киресенчә, юаш булып, елмаеп торса, «куяннар» ягына җибәрә. Шулай итеп, һәр уйнаучы бала теге яки бу якка бүленеп бетә. Иң соңгы бала үз урынына барып җиткәч, бүреләр куяннарны куа башлыйлар. Бүрегә бер дә тотылмаган куян җиңүче дип билгеләнә.