I. Кереш өлеш.

Түгәрәктә йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру. Тәрбияче сигналы буенча юнәлешне үзгәртү.

II. Төп өлеш.

1. Гимнастика таяклары белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, таяклар тоткан куллар аста тора. Таякларны өскә күтәрү, уң (сул) аякны туры итеп артка сузып, аяк очына кую. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төп торыш, таяклар тоткан куллар аста тора. Кулларны алга сузу, уң (сул) аяк белән бер адым янга атлау, таякларны уңга (сулга) сузу. Кире урынга кайту, таякларны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – төп торыш, таяклар терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тора. Таякларны алга сузу, тезләрне аерып чүгәләү. Башлангыч торышка кайту (7 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, таякны баш өстендә тоту. Аякларны күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – тезләнеп тору, таякларны аста тоту. Таякны алга сузу, уңга (сулга) борылу, таякны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны җилкәгә кую. Сикереп аякларны аеру, сикереп аякларны берләштерү (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Кыршауның өске ягына тимәскә тырышып, уң һәм сул ян белән иптәшең тоткан кыршау аша шуышып чыгу;

2.2. Бер аякта сикереп, икенчесе белән эче тутырылган тупны этеп, алга таба бару;

2.3. Уң һәм сул аякны чиратлаштырып, баулар аша сикерү.

3. «Йортсыз куян» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар арасыннан «аучы» һәм «йортсыз куян» билгеләнә. Калган балалар – «куяннар» – һәрберсе җиргә түгәрәк сызып, шул түгәрәк эченә кереп басалар. Тәрбияченең сигналы буенча аучы йортсыз куянны куа башлый. Куян, теләсә кайсы түгәрәк эченә кереп, аучыдан кача ала. Бу вакытта түгәрәк эчендә басып торучы куян тиз генә йөгереп китәргә тиеш, чөнки хәзер инде ул йортсыз куян була, һәм аучы аны куа. Аучы куянны тота алса (кулы белән кагылса), алар рольләрен алмашалар, һәм уен дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.