10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда матур сынлы, төз гәүдәле булырга омтылыш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тәрбияче сигналы буенча йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыруда, гимнастика эскәмиясеннән уч төпләрендә һәм тезләрдә йөрүдә, гимнастика эскәмиясеннән күнегүләр эшләп атлаганда тигезлек саклауда күнектерү. Бау аша сикерүне кабатлау.
Җиһазлау: һәр балага гимнастика таяклары, ике гимнастика эскәмия, 8 — 10 кыршау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Түгәрәктә йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру. Тәрбияче сигналы буенча юнәлешне үзгәртү.
II. Төп өлеш.
1. Гимнастика таяклары белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, таяклар тоткан куллар аста тора. Таякларны өскә күтәрү, уң (сул) аякны туры итеп артка сузып, аяк очына кую. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – төп торыш, таяклар тоткан куллар аста тора. Кулларны алга сузу, уң (сул) аяк белән бер адым янга атлау, таякларны уңга (сулга) сузу. Кире урынга кайту, таякларны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төп торыш, таяклар терсәктән бөгелгән кулларда күкрәк турысында тора. Таякларны алга сузу, тезләрне аерып чүгәләү. Башлангыч торышка кайту (7 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, таякны баш өстендә тоту. Аякларны күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – тезләнеп тору, таякларны аста тоту. Таякны алга сузу, уңга (сулга) борылу, таякны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны җилкәгә кую. Сикереп аякларны аеру, сикереп аякларны берләштерү (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясе буенча дүрт аяклап алга, артка мүкәләп йөрү;
2.2. Гимнастика эскәмиясе буенча туры юнәлештә йөрү, уртада туктап чүгәләү, кул чабып кую, тураю, йөрүне дәвам итү;
2.3. Кыршаудан кыршауга сикерү.
3. «Зур туп» аз хәрәкәтле рус халык уены.
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртадагы баланың аягы янында – зур туп. Ул аягы белән тупны түгәрәктән тибеп чыгарырга тырыша. Тупны уздырган уенчы түгәрәктән читкә чыга, ә уртада уйнаган бала аның урынына баса. Бу юлы түгәрәктәге балалар уртада торучы балага барысы да аркалары белән борылып басалар һәм тупны түгәрәк эченә уздырмаска тырышалар. Читтә калган бала исә тупны эчкә уздырырга тиеш.
Уен вакытында балалар тупны бер генә тапкыр да кулларына алмаска тиешләр. Әгәр кем дә булса тупны кулына ялгыш ала икән, ул вакытта уен туктатыла һәм, түгәрәк уртасына яңа уенчы билгеләнеп, уен яңадан башлана.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.