I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Йөгерүгә күчү. Гимнастика адымнары белән йөрү. Араларында 0,5 әр м булган 5–6 предмет (шакмак, эче тутырылган туп) арасыннан йөрү һәм йөгерү.

II. Төп әлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балаларга чыныгу чараларының төрләре һәм аларның файдасы турында мәгьлүмат бирә.

1. Уен күнегүләре:

1. «Тупны тизрәк җибәр». Уенчылар 3–4 шеренгага тезеләләр һәм бер-берсеннән ярты адым ераклыкта урнашалар. Һәр шеренганың беренче уенчысында – зур туп. Тәрбияче сигналы буенча балалар бер-берсенә туп йөртә башлыйлар. Шеренгадагы ахыргы бала тупны алгач, аны өскә күтәрә. Тәрбияче җиңүче команданы билгели (3–4 тапкыр кабатлау).

2. «Кагылмыйча үтеп кит». Кулларны баш артына яки билгә куеп, бер-берсеннән 40 см ераклык белән куелган эче тутырылган туплар аша йөрү (2–3 тапкыр).

2. «Аксак төлке» хәрәкәтле татар халык уены.

Санамыш ярдәмендә балаларның берсе – «аксак төлке», икенчесе «өй хуҗасы» – «аю» итеп билгеләнә. Башка балалар «тавыклар» булып, зур бер түгәрәк эченә кереп тулалар. Аксак төлке, «өн»еннән чыгып, аксаклый-аксаклый сикергәләп (бер аягын күтәреп), өй хуҗасы («аю») янына килә. туктый. Алар арасында мондый сөйләшү була:

– Төлке, Төлке, Түләнтәй, төнлә кая барасың?

– Мамай улы Бикчәнтәй, әбиемә барамын.

– Әбиеңдә ниең бар?

– Мич артында туным бар.

– Туның янса, нишләрсең?

– Суга илтеп салырмын.

– Туның акса, нишләрсең?

– Үкереп елап калырмын.

– Төлке, Төлке, Түләнтәй, тунсыз ничек йөрерсең?

– Мамай улы Бикчәнтәй, йөргән чакта күрерсең.

Шулай әйтешкәннән соң, аю тынычланып йокларга ята. Төлке, бер аякта сикергәләп, «тавыклар оясы»на керә дә аларны куа башлый. Куып җиткәненә кулы белән кагыла. Әлеге бала Аксак төлке була.

* Аксак төлке, ялгышып, икенче аягы белән дә җиргә басса, хуҗа күреп, аның үзен куа башлый. Әгәр төлке үз оясына җиткәнче тотылса, ул яңадан төлке булып уйнарга тиеш була.

III. Йомгаклау өлеше.

«Зур туп» аз хәрәкәтле рус халык уены.

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртадагы баланың аягы янында – зур туп. Ул аягы белән тупны түгәрәктән тибеп чыгарырга тырыша. Тупны уздырган уенчы түгәрәктән читкә чыга, ә уртада уйнаган бала аның урынына баса. Бу юлы түгәрәктәге балалар уртада торучы балага барысы да аркалары белән борылып басалар һәм тупны түгәрәк эченә уздырмаска тырышалар. Читтә калган бала исә тупны эчкә уздырырга тиеш.

Уен вакытында балалар тупны бер генә тапкыр да кулларына алмаска тиешләр. Әгәр кем дә булса тупны кулына ялгыш ала икән, ул вакытта уен туктатыла һәм, түгәрәк уртасына яңа уенчы билгеләнеп, уен яңадан башлана.