8 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда төгәллек, тырышлык, тәвәккәллек сыйфатлары тәрбияләү. Мари халык уенына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: балаларны, борылышларны төгәл билгеләп, йөрү һәм йөгерүдә күнектерү (ориентир — шакмак яки кегля); туплар белән күнегүләр эшләгәндә җитезлекне, тигезлек саклау күнегүләрендә хәрәкәт яраклашуын үстерү; гимнастика эскәмиясеннән шуышуны кабатлау.
Җиһазлау: һәр балага кечкенә туплар, ориентир өчен 4 шакмак яки 4 кегль, гимнастика эскәмиясе.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Ориентирлар буенча залның (мәйданчыкның) почмакларында төгәл борылышлар ясап йөрү. Уртача темпта парлашып йөгерү. Таралышып йөрү. Өч колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Кечкенә туплар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, туп уң кулда, кулларны аска тоту. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, баш өстендә тупны сул (уң) кулга бирү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – төп торыш, аяклар җилкә киңлегендә, туп уң кулда, кулларны аска тоту. Кулларны алга сузу, уң (сул) кулны туп белән янга сузу, уң (сул) кулдан тупны сул (уң) кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар аз гына аерылган, туп уң кулда, кулларны аска тоту. Чүгәләү, кулларны алга сузу, уң (сул) кулдан тупны сул (уң) кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тезләнеп утырган килеш, тупны уң кулда тоту, кулларны аска төшерү. Тупны гәүдә тирәли куллар белән уңга (сулга) тәгәрәтү (һәр якка 3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, баш артында тупны ике куллап тоту. Уң (сул) аякны туры итеп күтәрү, тупны аяк очына тидерү, аякны төшерү (6 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң кулда тоту. Ике аяк белән урында сикерү (20 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Тупны өскә уң һәм сул кул белән чиратлаштырып ату, аны ике кул белән тотып алу (кимендә 10 тапкыр);
2.2. Учларга һәм табаннарга таянып, гимнастика эскәмиясе буенча «аюларча» шуышу (2–3 тапкыр);
2.3. Гимнастика эскәмиясе буенча туры юнәлештә йөрү, эскәмиянең уртасына җиткәч, чүгәләү, торып басу, йөрүне дәвам итү (2 тапкыр). Тәрбияченең булышуы мәҗбүри.
3. «Тилгән һәм казлар» хәрәкәтле мари халык уены.
Санамыш ярдәмендә «ана каз», «ата каз», «тилгән» сайланып куела. Калган балалар – «каз бәбкәләре». Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар: алда – ата каз, уртада – каз бәбкәләре, артта – ана каз. Казлар, чүгәләп, үлән ашый-ашый, бүлмә буйлап йөриләр. Сигнал булуга торып басалар, берсе-берсенең билләренә тотыналар. Качып торган җиреннән тилгән килеп чыга, каз бәбкәләрен тотмакчы була. Ата каз бәбкәләрне саклый, тоттырмаска тырыша. Тилгән кайсы да булса бәбкәне тота алса, тотылган бала уеннан чыга. Берничә бәбкә тотканнан соң, уен туктатыла. Тилгән бер бәбкә дә тота алмаган очракта, ул ял итәргә утыра. Бу вакытта каз бәбкәләре яшел үлән чүплиләр, утырган тилгәнгә дә үлән ыргыталар:
Менә сиңа, Тилгән,
Яшел, сусыл үлән.
Без синнән курыкмыйбыз,
Беребезне дә тоттырмыйбыз.
Уен яңадан башлана.
III. Йомгаклау өлеше.
Музыка астында колоннада берәрләп тыпырдап йөрү.