7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда төгәллек, тырышлык, тәвәккәллек сыйфатлары тәрбияләү. Татар халык уенына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: балаларны, борылышларны төгәл билгеләп, атлау һәм йөгерүдә күнектерү (ориентир — шакмак яки кегля); туплар белән күнегүләр эшләгәндә җитезлекне, тигезлек саклау күнегүләрендә хәрәкәт яраклашуын үстерү; гимнастика эскәмиясеннән шуышуны кабатлау.
Җиһазлау: һәр балага кечкенә туплар, ориентир өчен 4 шакмак яки 4 кегль, гимнастика эскәмиясе, башына комлы капчык бәйләнгән бау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Ориентирлар буенча залның (мәйданчыкның) почмакларында төгәл борылышлар ясап йөрү. Уртача темпта парлашып йөгерү. Таралышып йөрү. Өч колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Кечкенә туплар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, туп уң кулда, куллар аста. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, баш өстендә тупны сул (уң) кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – төп торыш, аяклар җилкә киңлегендә, туп уң (сул) кулда, куллар аста. Кулларны алга сузу, тупны уң (сул) кул белән янга сузу. Уң (сул) кулны алга сузу, тупны сул (уң) кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, туп уң (сул) кулда, куллар аста. Чүгәләү, кулларны алга сузу, тупны сул (уң) кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тезләнеп утырган килеш, кулларны аста тоту, туп уң (сул) кулда. Тупны гәүдә тирәли куллар белән уңга (сулга) тәгәрәтү (һәр якка 3 4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, баш өстендә тупны ике куллап тоту. Уң (сул) аякны туры итеп күтәрү, тупны аяк очына тидерү, аякны төшерү (6 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң кулда тоту. Ике аяк белән урында сикерү (20 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Корсакка яткан килеш бер-береңә туп ыргыту һәм тоту;
2.2. Гимнастика эскәмиясе буенча куллар белән тартыла-тартыла, корсакта шуышу (2–3 тапкыр);
2.3. Гимнастика эскәмиясе буенча туры аякны югары күтәреп, аның астында кул чабып йөрү.
3. «Аксак төлке» хәрәкәтле татар халык уены.
Санамыш ярдәмендә балаларның берсе – «аксак төлке», икенчесе «өй хуҗасы» – «аю» итеп билгеләнә. Башка балалар «тавыклар» булып, зур бер түгәрәк эченә кереп тулалар. Аксак төлке, «өн»еннән чыгып, аксаклый-аксаклый сикергәләп (бер аягын күтәреп), өй хуҗасы («аю») янына килә. туктый. Алар арасында мондый сөйләшү була:
– Төлке, Төлке, Түләнтәй, төнлә кая барасың?
– Мамай улы Бикчәнтәй, әбиемә барамын.
– Әбиеңдә ниең бар?
– Мич артында туным бар.
– Туның янса, нишләрсең?
– Суга илтеп салырмын.
– Туның акса, нишләрсең?
– Үкереп елап калырмын.
– Төлке, Төлке, Түләнтәй, тунсыз ничек йөрерсең?
– Мамай улы Бикчәнтәй, йөргән чакта күрерсең.
Шулай әйтешкәннән соң, аю тынычланып йокларга ята. Төлке, бер аякта сикергәләп, «тавыклар оясы»на керә дә аларны куа башлый. Куып җиткәненә кулы белән кагыла. Әлеге бала Аксак төлке була.
* Аксак төлке, ялгышып, икенче аягы белән дә җиргә басса, хуҗа күреп, аның үзен куа башлый. Әгәр төлке үз оясына җиткәнче тотылса, ул яңадан төлке булып уйнарга тиеш була.
III. Йомгаклау өлеше.
Музыка астында колоннада берәрләп польканың бию адымы белән йөрү.