6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылык, үзара ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү. Татар халык уенына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: балаларны предметлар арасыннан атлау һәм йөгерүдә, бер — берсенә кыршау тәгәрәтүдә күнектерү; игътибарлылыкны, хәрәкәт тизлеген үстерү.
Җиһазлау: 2 — 3 кыршау, 3 данә шакмак яки кегля, бубен (сыбызгы).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Предметлар арасыннан «елан рәвешендә» («змейкой») йөрү һәм йөгерү. Парлашып йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү, тәрбияче сигналына туктау.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Яссы табанлылыкны ничек булдырмаска?» дигән темага әңгәмә уздыра.
1. Уен күнегүләре:
1. «Тиз генә колоннага бас!». Уенчылар өч колоннага басалар, һәр колонна алдында билгеле бер төстәге шакмак (кегли) тора. Тәрбияче балаларга шакмак (кегли) төсен һәм үз урыннарын истә калдырырга куша. Тәрбияче сигналы буенча (бубенга сугу яки сыбызгы тавышы) уенчылар зал (мәйданчык) буйлап йөгерәләр. «Тиз генә колоннага бас!» сигналына һәр бала үз урынына баса. Тәрбияче җиңүче команданы билгели.
2. «Кыршауны тәгәрәт». Балалар араларында 4–5 м булган ике шеренгага басалар. Бер шеренгадагы балаларга кыршаулар бирелә. Сигнал буенча алар кыршауларны икенче шеренгадагы үз парына тәгәрәтә, ә анысы кыршауны кире тәгәрәтә. Шулай берничә тапкыр кабатлана.
2. «Чикерткәләр» хәрәкәтле уены.
Балалар санамыш ярдәмендә «чикерткә тотучы» сайлап куялар. Калган балалар «чикерткәләр» була. Чикерткә тотучы сыңар аягында уртада басып тора. Калганнары да сынар аякта аның тирәсенә тезеләләр. Чикерткә тотучы ничек тә булса, тыраклап килеп, аларның аягына басарга тырыша. Ә чикерткәләр бастырмаска тырышып читкә тайпылалар. Әгәр тотучы берәрсенең аягына баса алса, чикерткә тотылган санала. Ул уеннан чыга. Уен ахырына кадәр аягына бастырмаган чикерткә җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
«Почмак алыш» аз хәрәкәтле татар халык уены.
Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар – «әбиләр». Бер бала, әбиләр янына килеп, мунча сорап йөри:
– Әби, мунча бир әле?
– Мунчам буш түгел әле.
– Әби, мунча бир әле?
– Ташы төшкән.
– Әби, мунча бир әле?
– Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әйтелә.)
Аннары тиз генә: «Һоп, һоп!» – дип, берничә мәртәбә кычкыралар. Шушы вакытта балалар урыннарын алмаштыралар. Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.