I. Кереш өлеш.

Тәрбияче сигналы буенча кулларны чиратлаштырып баш артына, янга, билгә куеп, үзара аралыкны саклап, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Колоннада берәрләп кисештерү адымы (скрестный шаг) белән йөрү. Колоннада берәрләп уртача тизлектә йөгерү, йөрүгә күчү. Колоннага өчәрләп тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, флагчыкларны кулда аста тоту. Флагчыкларны алга, өскә, янга күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төп торыш, аякларны җилкә киңлегендә кую, флагчыкларны кулда аста тоту. Уңга (сулга) борылу, флагчыкларны янга сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – флагчыкларны күкрәк турысында терсәктән бөгелгән кулларда тоту. Чүгәләү, флагчыкларны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – идәндә аякларны аерып утыру, терсәктән бөгелгән кулларны күкрәк турысында тоту. Алга иелү, флагчыкларны аяк очлары янына кую, тураю, кулларны билгә кую. Алга иелеп, флагчыкларны алу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – чалкан яткан килеш, аякларны бергә сузу, кулларны баш артына кую. Тездән бөгелгән аякларны күтәрү, флагчыклар белән тезләргә кагылу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – флагчыклар тоткан куллар аста. Аякларны аерып сикерү, флагчыкларны янга сузу. Башлангыч торышка кайту (10–12 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. 30 см биеклектә урнашкан предметлар өстенә, 3 адым белән йөгереп килеп, сикереп менү (5–6 тапкыр);

2.2. Корсакка яткан килеш бер-береңә туп ыргыту һәм тоту;

2.3. «Крокодил». Балалар беренче-икенчегә саналу ярдәмендә ике шеренгага тезелеп басалар. Беренче шеренга балалары идәнгә терсәктән бөгелгән кулларына таяналар. Икенче шеренгадагы балалар беренче шеренгадагы балаларның аякларыннан тоталар. Шул халәттә алга хәрәкәт итү. Соңыннан урыннарны алышыну.

3. «Аю» хәрәкәтле уены.

Уенчылар бер-берсенә карап, түгәрәкләнеп басалар. Бер уенчы, кулына ярты метр чамасындагы бау тотып, түгәрәк тышында йөри. Ул: «Аю китте, күрдеңме?» – дип, иптәшләренең берсенә бау белән сугып ала һәм үзе йөгерә. Сугылган кеше аны куып җитеп бауны алырга тиеш. Тота алмаса, ул уеннан чыга, һәм, киресенчә, тота алса, бауны алдырган кеше уеннан чыга. Уен түгәрәктә бер генә уенчы калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше.

«Күз бәйләш» аз хәрәкәтле татар халык уены.

Балалар түгәрәктә утырып яки басып торалар. Түгәрәк уртасында ике уенны алып баручы басып тора. Аларның берсенең күзен бәйлиләр, икенчесенә кечкенә кыңгырау бирәләр. Кулына кыңгырау тоткан бала, «Йөгер!» дигән сигналны ишетүгә, түгәрәк буйлап йөгереп китә һәм кыңгырауны шалтырата башлый, ә күзе бәйләнгән бала аны тотарга тырыша. Ул кыңгырау тотып йөгерүчене тоткач, уен тәмамлана. Аннан соң балалар үз араларыннан уенны алып баручы итеп бүтән ике баланы сайлыйлар. Уен яңадан башлана.