4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда елгырлык, ярдәмчеллек, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Мордва халык уенына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: балаларны, дистанция саклап, тигез йөгерүдә күнектерү; туплар белән күнегүләрне һәм бауга кагылмыйча аның астыннан шуышып чыгуны кабатлау.
Җиһазлау: һәр балага 2шәр флаг, туплар; бау тарттырылган ике терәк, бауга эләр өчен вак предметлар, кыңгыраулар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Тәрбияче сигналы буенча кулларны чиратлаштырып баш артына, янга, билгә куеп, үзара аралыкны саклап, колоннада берәрләп ритмлы йөрү. Колоннада берәрләп кисештерү адымы (скрестный шаг) белән йөрү. Колоннада берәрләп уртача тизлектә йөгерү, йөрүгә күчү. Колоннага өчәрләп тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, флагчыкларны кулда аста тоту. Флагчыкларны алга, өскә, янга күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – төп торыш, аякларны җилкә киңлегендә кую, флагчыкларны кулда аста тоту. Уңга (сулга) борылу, флагчыкларны янга сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – флагчыкларны күкрәк турысында терсәктән бөгелгән кулларда тоту. Чүгәләү, флагчыкларны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – идәндә аякларны аерып утыру, терсәктән бөгелгән кулларны күкрәк турысында тоту. Алга иелү, флагчыкларны аяк очлары янына кую, тураю, кулларны билгә кую. Алга иелеп, флагчыкларны алу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – чалкан яткан килеш, аякларны бергә сузу, кулларны баш артына кую. Тездән бөгелгән аякларны күтәрү, флагчыклар белән тезләргә кагылу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – флагчыклар тоткан куллар аста. Аякларны аерып сикерү, флагчыкларны янга сузу. Башлангыч торышка кайту (10–12 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. 30 см биеклектә урнашкан предметлар өстенә, 3 адым белән йөгереп килеп, сикереп менү (5–6 тапкыр);
2.2. Төрекчә утырган килеш бер-береңә тупны ыргыту һәм тоту;
2.3. Куллар белән идәнгә һәм бауга тимичә, бау астыннан чыгып йөрү (рәттән 3–4 тапкыр).
3. «Парлашып бас» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар парлашып басалар һәм мәйданчык буйлап таралалар. Кара-каршы басып, бер-берләренең кулларыннан алалар – «кәрзиннәр» ясыйлар. Бер пар(ике бала) читтәрәк басып тора. Аларның берсе – әбәкче – икенче баланы куа башлый. Качучы бала әбәкчегә тоттырмаска тырышып, парлар арасыннан йөгерә һәм тиз генә берәр баланың исемен әйтә. Исеме әйтелгән бала йөгереп китәргә тиеш, ә качучы аның урынына баса. Әбәкче йөгереп киткән баланы куып тота алса, алар парлашып басалар: «кәрзин» ясыйлар. Уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Чүлмәкләр» аз хәрәкәтле мордва халык уены.
Бу уен төрле яшьтәге балалар белән уйнала. Һәр өлкән уенчы кечерәк яшьтәге кызлар яки малайлар арасыннан үзенә «чүлмәк» сайлый. «Чүлмәкләр» түгәрәк ясап утыралар. Өлкән уенчылар үзләре сайлаган чүлмәкләр артына басалар. Ә бер уенчы чүлмәксез кала. Ул чүлмәкле уенчыларның берсе янына килә дә: «Чүлмәк сатасыңмы?» – ди. «Әйе, сатам», – ди чүлмәк хуҗасы. Шуннан соң икесе дә чүлмәккә куллары белән кагылалар һәм, түгәрәк буенча, икесе ике якка йөгереп китәләр. Кем беренче булып әлеге чүлмәк янына килеп җитә һәм кулы белән аңа кагыла, ул чүлмәкнең хуҗасы була. Чүлмәксез калган уенчы алып баручы ролен ала. Уен дәвам итә.