I. Кереш өлеш.

Беренче-икенчегә саналу ярдәмендә ике шеренгага тезелү. Шеренга белән мәйданчыкның бер ягыннан икенче ягына әкрен темпта йөгерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балаларга дөрес гәүдә торышы турында мәгьлүмат бирә.

Уен күнегүләре:

1. «Җитез балалар». Уенчылар өчәрләп бүленә һәм бер-берсеннән 1,5 м ара калдырып, өчпочмак ясап басалар. «Өчпочмак»тагы уенчылар чират буенча тупны ике куллап өскә ыргыта.

2. «Пингвиннар». Уенчылар түгәрәккә басалар. Һәр бала аяклар арасына кечкенә капчык кыстырып, түгәрәк буйлап ике аякта сикерә.

3. «Парыңны куып тот». Балалар арасында 3–4 бала адымы булган 2 шеренгага басалар. Тәрбияче сигналы буенча беренче шеренгадагы балалар мәйданчыкның каршы ягына йөгерәләр. Икенче шеренгадагы уенчылар аларны билгеләнгән сызыкка кадәр барып җиткәнче тотарга тырышалар. Тәрбияче тотылган уенчыларны саный. Уен кабатланганда рольләр алышына.

III. Йомгаклау өлеше.

«Йөзек салыш» аз хәрәкәтле башкорт халык уены.

Балалар, бер рәт булып тезелеп, урындыкларга утыралар. Уйнаучылар арасыннан «үгез» билгеләнә. Ул башка балалардан аерым, аларга каршы урындыкта утыра. Санамыш ярдәмендә алып баручы билгеләнә. Алып баручы куш учына кечерәк бер әйбер (йөзек, кечкенә таш яки вак акча) тота һәм, тезелешеп утырган балаларның һәрберсенең учларына кагылып, йөзек салган кебек хәрәкәт ясый, башкаларга белдерми генә берсенең учына йөзекне сала. Үгез алып баручының хәрәкәтләрен игътибар белән күзәтеп утыра. Алып баручы аннан сорый:

– Үгез, әйт әле, йөзек кем кулында ?

Һәр бала йөзекне үзендә дип күрсәтергә тырыша. Үгез бер баланың исемен атый. Әгәр йөзек чыннан да аның кулында булса, үгез әлеге уйнаучы урынына утыра. Йөзек табылган бала алып баручы итеп билгеләнә, ә элеккеге алып баручы үгез була. Йөзекнең хуҗасы дөрес аталмаган очракта, уен элеккечә дәвам итә. Әгәр берничә тапкыр уйнаганнан соң да үгез йөзек хуҗасын атый алмаса, аңа җәза бирелә (җырларга, биергә, шигырь сөйләргә һ.б.). Шул рәвештә уенны берничә тапкыр кабатларга мөмкин.