I. Кереш өлеш.

Кар йомарламнарыннан ясалган 3–5 м озынлыктагы юл буенча уртача тизлектә йөрү һәм йөгерү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Спорт белән шөгыльләнү кагыйдәләре» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Хоккейчылар». Уйнаучылар ике шеренгага тезелә. Һәр уенчыга алка һәм кәшәкә бирелә. Балалар мәйданчыкның бер ягыннан икенче ягына 10 м лы арада алканы кәшәкә белән алып баралар. Кардан ясалган капкага алканы кертәләр.

2. Балалар бер-берсен чанада тартып йөриләр.

2. «Матур шарлар» хәрәкәтле уены.

Балалар, парлашып, кара-каршы ике төркемгә бүленеп басалар. Аларга төсле һава шарлары таратыла. Тәрбияче сигнал бирү белән, уенчылар, шарны кул белән тотмыйча гына (шар ике бала арасында кыстырылган), билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр. Уен шулай дәвам итә. Кайсы төркем беренче булып биремне башкарып чыга, шул җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше. Кар йомарламнары арасыннан уртача тизлек белән Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.