I. Кереш өлеш.

Тәрбияче сигналы буенча хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Зал буенча таралышып йөрү һәм йөгерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Өч колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Сикергеч белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, сикергечне икегә бөкләп, кулларда аста тоту. Уң (сул) аякны алга күтәрү, кулларны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, сикергеч тоткан кулларны аста тоту. Сикергечне өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Тураю, сикергечне алга сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, сикергечне тезләр өстендә тоту. Сикергечне өскә күтәрү, алга иелү, сикергечне аяклар арасына тидерү. Тураю, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш, сикергечне терсәктән бөгелгән кулларда алда тоту. Бөгелү, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – төп торыш, сикергечне икегә бөкләп кулларда аста тоту. Уң (сул) аякны артка сузып, аяк очына басу, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Аркага кечкенә капчык куеп, гимнастика эскәмиясе буенча, учларга һәм тезләргә таянып, шуышу (2 тапкыр);

2.2. Ике гимнастика эскәмиясе буенча, кулга-кул тотынышып, парлап йөрү. Эскәмиянең башында кулларны җибәрү һәм атлап төшү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри;

2.3. Кыршауны сикергеч кебек әйләндерү һәм аның аша сикерү.

3. «Әтәчләр сугышы» хәрәкәтле мари халык уены

Уйнаучылар ике командага бүленәләр һәм, берникадәр ара калдырып, кара-каршы ике рәткә тезеләләр. Алар – «әтәчләр». Һәр уенчы, бер аягын тездән бөгеп, арттан ике кулы белән тота. Уенны алып баручының сигналы булуга әтәчләр, сикерә-сикерә, бер-берләренә якын киләләр, җилкәләре белән бер-берсен төрткәлиләр. Әгәр кайсы да булса уенчы көндәшенең тигезлеген югалттыра алса (ике аягына бастыра алса), аңа очко бирелә. Ул уеннан чыгарыла. Иң күп очко җыйган команда җиңүче була.

1. Уйнаучыларның саны тигез булырга тиеш.

2. Аякны ике кул белән генә тотарга ярый.

3. Куллар белән төрткәләргә ярамый.

III. Йомгаклау өлеше.

Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уен.