I. Кереш өлеш.

Тәрбияче сигналы буенча хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Зал буенча таралышып йөрү һәм йөгерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Өч колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Сикергеч белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, сикергечне икегә бөкләп, кулларда аста тоту. Уң (сул) аякны алга күтәрү, кулларны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, сикергеч тоткан кулларны аста тоту. Сикергечне өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Тураю, сикергечне алга сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, сикергечне тезләр өстендә тоту. Сикергечне өскә күтәрү, алга иелү, сикергечне аяклар арасына тидерү. Тураю, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш, сикергечне терсәктән бөгелгән кулларда алда тоту. Бөгелү, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – төп торыш, сикергечне икегә бөкләп кулларда аста тоту. Уң (сул) аякны артка сузып, аяк очына басу, сикергечне өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Араларында 1 әр м калдырып куелган предметлар арасыннан шуышу. Күнегүне ике колоннада эшләү. Шуышып бетергәч, торып басу, өскә тартылу һәм баш өстендә кул чабу;

2.2. Гимнастика эскәмиясенең тар рейкасы буенча, кулларны баш артына куеп, йөрү. Күнегүне ике колоннада уртача тизлектә эшләү (2 тапкыр);

2.3. Кыршауны сикергеч кебек әйләндерү һәм аның аша сикерү.

3. «Тупны тидер» хәрәкәтле мордва халык уены.

Җирдә зур түгәрәк сызыла. Уйнаучылар ике командага бүленәләр. Команданың берсе – түгәрәк эченә, икенчесе түгәрәкнең тышына урнаша. Түгәрәкнең тышында басып торучы балалар тигез итеп бүленәләр һәм, түгәрәк эчендәге балаларга тидерергә тырышып, туп ыргыталар. Әгәр дә түгәрәк эчендә басып торучы балаларның берәрсе тупны тотып ала икән, ул аны тышта басып торучыларга таба ыргыта. Әгәр дә ул тупны кемгә дә булса тидерә алса, аңа бер очко бирелә; тидерә алмаган очтакта, ул уеннан чыга. Түгәрәк тышында басып торучыларның барсына да туп тидерелгәннән соң, уенчылар урыннары белән алышыналар.

1. Тупны һавада вакытта тотарга кирәк. Җиргә бәрелгән туп саналмый.

2. Тупны тотып ала һәм кемгә дә булса тидерә алган бала (уртадагы), түгәрәктә кала.

3.Туп тигән балалар уеннан чыга бара

III. Йомгаклау өлеше.

Музыка астында колоннада берәрләп польканың бию адымы белән йөрү.