I. Кереш өлеш.

Чаңгы юлы буенча, кулларны арка артына куеп, 500–600 м ераклыкка чаңгыда шуыштыру адымы белән әкрен темпта йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балаларга кышкы Олимпия уеннары турында мәгълүмат бирә.

1. Уен күнегүе:

1. «Урыннарга!». Чаналар түгәрәк буенча яки ике шеренгада бер-берсенә кара каршы бастырып, куела. Балалар чанага парлап утыралар. Тәрбияче сигналы буенча чанадан торып, мәйданчык буенча таралышып йөгереп китәләр. «Урыннарга!» дигән сигналга, барлык уенчылар да тиз генә үз чаналарына барып утырырга тиеш. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

2. «Поезд» хәрәкәтле уены.

Балалар командага бүленәләр һәм старт сызыгы артына бер-бер артлы тезелеп басалар. Алар – «вагоннар». Алда команда капитаннары – «локомотивлар». Тәрбияче сигнал биргәч, капитаннар алдан билгеләнгән урынга (флагка) таба йөгерәләр һәм, аны әйләнеп узып, кире командаларына киләләр. Капитаннарга икенче булып басып торган балалар – вагоннар ябышалар (нык итеп капитаннарның биленнән тоталар) һәм икәүләшеп йөгерәләр. Уен барлык вагоннар да беркетелеп беткәнче дәвам итә. Старт сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеш.

Балалар, кулларын кулга тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер бала «курайчы» итеп сайлана. Ул түгәрәк уртасына баса. Уйнаучылар салмак көй астында (башкорт халык көе) түгәрәктә йөриләр. Курайчы, кураенда «уйный-уйный», аларга каршы якка бара. Көй тәмамлануга, балалар туктап калалар һәм йөзләре белән курайчыга таба борылалар. Түбәндәге шигырь юлларын әйтәләр:

Курай моңын ишеттек,

Түгәрәккә җыелдык.

Һей, һей, һей!

Курай көен тыңлый-тыңлый

Төрле якка сибелдек.

Балалар мәйданчык буйлап таралалар һәм, туктап, башкорт халык бию көенә төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Көй туктый. Балалар: «Әй, курайчы, күңеллерәк син уйна. Иң яхшы биючене сайла!» –диләр. Курайчы биючеләр арасыннан бер баланы сайлый. Сайланган уенчы курайчы була. Уен шулай дәвам итә.

* Шигырь тәмамланмыйча таралып китәргә ярамый.