I. Кереш өлеш.

«Елга һәм тигезлек» уены рәвешендә биремне  үтәп, колоннада берәрләп йөрү. Уйнаучылар колоннада берәрләп йөриләр, тәрбияченең «Тигезлек уңда» дигән командасына балалар уң якка борылып  алга  сикерәләр. Икенче якка сикерүчеләр елгага төшүчеләр дип саналалар. Аларга кулларны сузып «елгадан» чыгарга булышалар. Тәрбияченең икенче сигналына кадәр колоннада берәрләп йөрүне дәвам итәләр.

II. Төп өлеш.

1. Кыршау белән гомуми үсеш күнегүләре.

1.1. Б.т. - төп торыш, кыршауны уң кулда тоту. 1 - 3 - кыршау алга, артка, алга сузу, сул кулга күчерү;4 - Б.т.-ка кайту. Шул ук сул якка эшләнә (6 тапкыр).

1.2. Б.т. - кыршау эчендә баскан килеш, куллар гәүдә буенча аска төшерелгән. 1 - чүгәләү, кыршауны ике куллап ян яннарыннан тоту, 2 - басу, 3 - чүгәләү, кыршауны идәнгә кую; 4 - Б.т.-ка кайту(6 - 8 тапкыр).

1.3. Б.т. төп торыш, кыршауны, ян яннарыннан тотып, вертикаль рәвештә баш очында тоту;1 - 2-уң аякны, аяк очына , кырыйга сузу, уң якка иелү; 3 - 4 - Б.т.-ка кайту Шулай ук сул якка эшләнә (6 тапкыр).

1.4. Б.т. - аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны вертикаль рәвештә артта тоту. 1- гәүдәне сулга бору; 2- Б.т.-ка кайту. Шулай ук уң якка эшләнә.

1.5. Б.т. - корсакка ятып, кыршауны терсәктән бөгелгэн кулларда тоту; 1 - 2 - бөгелү, кулларны өскә күтәрү; 3 - 4 - Б.т.-ка кайту (5 - 6 тапкыр).

1.6. Б.т. - кыршау эчендә кулларны билдә кую. «1 - 7» санауга ике аяк белән кыршау эчендә сикерү, «8» санына кыршаудан тышка сикерү. Борылып сикереп кереп яңадан кабатлау.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Гимнастика эскәмиясендә кабарткан туплар аша йөрү (4 - 5 данә, туплар арасы ике бала адымы). Ике колоннада белән эшләнелә: аякны күчереп ян белән ике адым атлау, өченче адым кабартылган туп аша атлау, куллар ирекле рәвештә. Тәрбияче страховка ясый. Ике эскәмия янәшә куела.

2.2. Тупны ике шеренга уртасына бер кул белән ату, ике кул белән тотып алу. Балалар ике шеренгага басалар, аралары 3 м.  Беренче шеренгадагы балаларда туплар. Тәрбияче сигналы буенча  балалар тупларын бер куллап, ике шеренга уртасына аталар. Икенче шеренга балалар, туп идәннән сикергәч, ике куллап тотып алалар.

2.3 Ике аяк белән кыска баулар аша өзлексез сикерү. Ике колоннада башкарыла. Бау аша ике аяк белән сикерү (6-8 данә, аралары 50 см ), идәннән көч белән этелеп, кулларны селтәп. 2 тапкыр кабатлау.

3. Мордва халык хәрәкәтле уены «Ачкычлар».

К.В. Закирова.Уйныйк, куаныйк әле…(Балалар бакчасында уеннар). Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.

III. Йомгаклау өлеше.

Татар халык аз хәрәкәтле уены «Самавыр».

К.В. Закирова.Уйныйк, куаныйк әле…(Балалар бакчасында уеннар). Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.