2 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: күнегүләр эшләгәндә бер-береңә ярдәм итәргә теләк уяту, «Дуслык» төшенчәсенең мәгънәсенә төшендерү. Мордва, татар халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: күтәренке терәк буенча йөргәндә тигезлекне саклауда күнектерү, сикерүләр вакытында идәннән көчле тайпылу күнекмәсен ныгыту; туп ату кунекмәсен кабатлау.
Җиһазлау: Һәр балага кыршау, 4 — 5 кабарткан туп, ике балага бер туп (баскетбол варианты), 6 — 8 кыска бау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Туры аякларны алга җибәреп, йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Кыршау белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны уң (сул) кулда тоту. Кыршауны алга, артка, алга сузу, сул (уң) кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – кыршау эченә басып тору, куллар гәүдә буйлап аска төшерелгән. Чүгәләү, кыршауны ике куллап ян-яннарыннан тоту, басу, чүгәләү, кыршауны идәнгә кую. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны, ян-яннарыннан тотып, вертикаль рәвештә баш өстендә тоту. Уң (сул) якка иелү, уң (сул) аякны янга сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны вертикаль рәвештә арка турысында тоту. Гәүдә белән уңга (сулга) борылу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – корсакка ятып, кыршауны терсәктән бөгелгән кулларда тоту. Бөгелү, кулларны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – кыршау эченә баскан килеш, кулларны билгә кую. Кыршау эчендә куш аяклап сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясенең тар рейкасы буенча кулларны баш артына куеп, ян белән йөрү (2–3 тапкыр);
2.2. Залның бер ягында туплар аша уң аякта сикерү, икенче ягында сул аякта сикерү (2 тапкыр);
2.3. 4–5 кешедән торган түгәрәкләр ясап басу. Тупны түгәрәк буенча бер-береңә башта уң, аннары сул якка бирү. Күнегүне эшләгәч, тупны өскә күтәрү. Җиңүче команданы билгеләү.
3. «Ачкычлар» аз хәрәкәтле мордва халык уены.
Бу уенда биш уйнаучы катнаша. Җирдә (идәндә) квадрат сызыла. Һәр почмакка бер уйнаучы утыра. Бишенче уйнаучы – уенны алып баручы – уртага баса. Ул бер почмактагы бала янына килә һәм сорый: «Абый (апа), ачкыч синдәме?». Тегесе, күршесенә күрсәтеп: «Күрше абыйдан (ападан) сора», – ди. Алып баручы шулай итеп икенче, өченче уенчыдан сорый. Дүртенче почмактагы бала: «Уртадан эзлә», – ди. Алып баручы уртага килгән арада почмактагылар тиз генә урыннарын алмашалар. Бу вакытта алып баручы уйнаучыларның кайсысы да булса берсенең почмагын алырга тырыша. Ул почмакны ала алмаса, уен яңадан башлана. Әгәр алса, почмаксыз калган бала уенны алып баручы була. Уен яңадан башлана.
III. Йомгаклау өлеше.
«Самавыр» аз хәрәкәтле татар халык уены.
Уйнаучылар арасыннан «самавыр» һәм «әби» сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга чәй эчә торган тәм-том исемнәре әйтеп чыга, аларны «самавыр» ишетмәскә тиеш. Әби, «самавыр»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә… шикәр!» – ди. «Шикәр», акрын гына килеп, самавырның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. Самавыр карый: балаларның барысы да баш бармакларын өскә караткан. Самавыр кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самавыр» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самавыр»га җәза бирелә.