I. Кереш өлеш.

Алмашлы ике адымлы йөреш белән чаңгыда таяклар белән йөрү.

II. Төп әлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Спорт вакыйгалары һәм Рәсәй спортчыларының казанышлары» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Төз ат». Балалар парлашып басалар. Һәр парга бер алка һәм ике кәшәкә бирелә. Пардагы бер уенчы капкадан 1,5 м ераклыкка, ә икенчесе беренче уенчыдан 2 м ераклыкка китеп баса. Икенче уенчы алканы беренче уенчыга ата, ә беренче уенчы алканы капкага кертергә тиеш. Бераздан уенчылар урыннарын алмаша.

2. «Сикерүчеләр». Чаналарны түгәрәк буенча тезәләр. Уенчылар чаналарга яннары белән басалар. Тәрбияче сигналы буенча балалар ике аяк белән түгәрәкнең өчтән бер өлешен сикереп үтәләр, бераз туктап торалар, яңадан ике аяк белән сикерүне дәвам итәләр. Биремне берничә тапкыр кабатлыйлар.

2. «Аксак төлке» хәрәкәтле татар халык уены.

Санамыш ярдәмендә балаларның берсе – «аксак төлке», икенчесе «өй хуҗасы» – «аю» итеп билгеләнә. Башка балалар «тавыклар» булып, зур бер түгәрәк эченә кереп тулалар. Аксак төлке, «өн»еннән чыгып, аксаклый-аксаклый сикергәләп (бер аягын күтәреп), өй хуҗасы («аю») янына килә. туктый. Алар арасында мондый сөйләшү була:

– Төлке, Төлке, Түләнтәй, төнлә кая барасың?

– Мамай улы Бикчәнтәй, әбиемә барамын.

– Әбиеңдә ниең бар?

– Мич артында туным бар.

– Туның янса, нишләрсең?

– Суга илтеп салырмын.

– Туның акса, нишләрсең?

– Үкереп елап калырмын.

– Төлке, Төлке, Түләнтәй, тунсыз ничек йөрерсең?

– Мамай улы Бикчәнтәй, йөргән чакта күрерсең.

Шулай әйтешкәннән соң, аю тынычланып йокларга ята. Төлке, бер аякта сикергәләп, «тавыклар оясы»на керә дә аларны куа башлый. Куып җиткәненә кулы белән кагыла. Әлеге бала Аксак төлке була.

* Аксак төлке, ялгышып, икенче аягы белән дә җиргә басса, хуҗа күреп, аның үзен куа башлый. Әгәр төлке үз оясына җиткәнче тотылса, ул яңадан төлке булып уйнарга тиеш була.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.