I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, тигезлекне тикшерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча, кулларны билләргә куеп, аяк очларында йөрү. Гадәти йөрүгә күчү, һәр адымга берәр тапкыр алдан һәм арттан кул чабып йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гимнастика таягы белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, таякны күкрәк турысында тоту. Таякны өскә күтәрү, баш артына, җилкәләргә кую, өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – төп торыш, аяклар җилкә киңлегендә, таяк тоткан кулларны аста тоту. Таякны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Тураю, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – төп торыш, таяк тоткан кулларны аста тоту. Чүгәләү, таякны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны аерып, утыру, таякны тезләр өстенә кую. Таякны өскә күтәрү, алга иелү, таяк белән идәнгә кагылу. Тураю, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – корсакка ятып, таякны терсәктән бөгелгән кулларда алда тоту. Бөгелү, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – төп торыш, таяк идәндә ята. Таяк тирәли ике аяк белән сикерү (2–3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Ике аяк белән предметлар арасыннан сикерү. Сикерүне, аякларны чиратлаштырып, дәвам итү (2 тапкыр);

2.2. Учларга һәм тезләргә таянып, предметлар арасыннан шуышу (2 тапкыр);

2.3. Тупны бер-береңә ике кул белән өстән ыргыту.

3. «Чикерткәләр» хәрәкәтле уены.

Балалар санамыш ярдәмендә «чикерткә тотучы» сайлап куялар. Калган балалар «чикерткәләр» була. Чикерткә тотучы сыңар аягында уртада басып тора. Калганнары да сынар аякта аның тирәсенә тезеләләр. Чикерткә тотучы ничек тә булса, тыраклап килеп, аларның аягына басарга тырыша. Ә чикерткәләр бастырмаска тырышып читкә тайпылалар. Әгәр тотучы берәрсенең аягына баса алса, чикерткә тотылган санала. Ул уеннан чыга. Уен ахырына кадәр аягына бастырмаган чикерткә җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше.

Музыка астында колоннада берәрләп тыпырдап йөрү.