I. Кереш өлеш.

Алмашлы ике адымлы йөреш белән чаңгыда таяклар белән йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Саф һавада хәрәкәтле уеннар» дигән темага әңгәмә уздыра.

Уен күнегүләре:

1. «Чаналар ярышы». Билгеләнгән сызык янына чаналарны тезеп куялар. Һәр бала чанага атланып утыра. «Марш!» дигән сигналга балалар 10–15 м ераклыкка финиш сызыгына кадәр ике аяк белән этелеп баралар. Алдан килгән 3 уенчы билгеләнә.

2. «Алканы – иптәшеңә». Балалар парлашып баса. Һәр парга бер алка, ике кәшәкә бирелә. Бер бала алканы иптәшенә шудырып җибәрә, икенчесе, алканы эләктереп, кире парына шудыра.

III. Йомгаклау өлеше.

«Энә белән җеп» хәрәкәтле башкорт халык уены

Балалар түгәрәкләнеп тезеләләр. Бер бала – «энә», икенчесе «җеп» итеп билгеләнә. Тәрбияченең сигналы буенча, энә балалар арасыннан төрлечә йөгереп йөри, җеп аның артыннан иярә, куып җитәргә тели. Энә җепне бутарга, ә җеп, киресенчә, энәдән калышмаска тырыша. Җеп энәне куып тотканнан соң, рольләр алмашына: җеп булып уйнаучы энә була.