8 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: балалар арасында бер-береңә юл кую күнекмәләре тәрбияләү. Удмурт халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: төрле биремнәр үтәп, гимнастика эскәмиясендә йөргәндә тигезлек саклау күнекмәсен кабатлау, хәрәкәт тизлеген үзгәртеп, аякларны чиратлаштырып сикерү, комлы капчыкларны ераклыкка ату, гимнастик стенкага үрмәләү күнекмәсен үстерү.
Җиһазлау: бубен, гимнастик стенка, туп, гимнастика эскәмия, комлы капчыклар, кыршау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең бубенга сугып торуына гимнастика адымнары белән йөрү, гадәти йөрүгә күчү. Гадәти йөрүгә күчү, аякларны чиратлаштырып сикерү, гадәти йөрү. Өч колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны баш артына кую. Кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, терсәктән бөгелгән кулларны күкрәк янында тоту. Уңга (сулга) борылу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – куллар белән артка таянып, тезләнеп утыру. Тезләрне чиратлаштырып күтәрү (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, кулларны баш артында тоту. Корсакка уңга (сулга) борылып яту. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, куллар гәүдә янында иркен урнашкан. Кулларны ян-якка сузу, аяк очларына күтәрелү, кулларны баш артына кую. Аяк табаннарына төшү, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, куллар гәүдә янында иркен урнашкан. Сикерү, аякларны ян-якка аеру, кулларны ян-якка сузу. Сикереп, аякларны берләштерү, кулларны аска төшерү (3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Гимнастика стенкасы буенча чиратлаштырылган адымнар белән өскә кадәр үрмәләп менү һәм аска үрмәләп төшү;
2.2. Гимнастика эскәмиясе буенча эче тутырылган туплар аша аякларны чиратлаштырып йөрү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри;
2.3. Шеренгага басып, кечкенә капчыкларны горизонталь ноктага уң һәм сул кул белән ыргыту.
3. «Су анасы» удмурт халык уены.
Җиргә (идәнгә) зур түгәрәк – «күл» сызыла. Санамыш ярдәмендә «Су анасы» сайлана. Ул «күл» эчендә утыра. Уйнаучылар түгәрәк тирәли (сызыкның тышкы ягында) йөгереп йөриләр. Су анасы сызык эчендә йөгерә, «яр»га якынлашкан балаларны тотарга тырыша (кулы белән кагыла). Тотылган бала күл эченә керә. Уен күпчелек балалар тотылганчы дәвам итә. Тотылган балалар Су анасына калган балаларны тотарга булышалар.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.