9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: бер-береңә ярдәм итүгә омтылыш тәрбияләү.
Белем бирү бурычлары: балаларның биремнәр үтәп йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен устерү, чана, кәшәкә һәм алка белән уен күнегүләрне кабатлау.
Җиһазлау: кәшәкә, алка, чана.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Чаңгыда «баскыч», «чыршы» алымнары белән тауга менү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Сукбай хайваннар белән уйнама!» дигән темага әңгәмә уздыра. Сукбай хайваннар белән уйнау ни өчен куркыныч булуы турында мәгълүмат бирә.
Уен күнегүләре:
1. «Чаналар узышы». Балалар ике төркемгә бүленәләр. Беренче төркемдәге балалар чаналарын билгеләнгән сызык янына тезеп куялар һәм чанага корсак белән яталар. Тәрбияченең сигналы буенча балалар, чанада 5–6 м ераклыкта ике кул белән кардан этелеп барып, финиш сызыгына җитәләр. Тәрбияче балаларның җитезләрен, төгәлләрен билгеләп үтә. Шул ук күнегүләрне икенче төркем балалары да эшли. Эстафета 2 тапкыр кабатлана.
2. «Алка кертү». Мәйданга диаметры 3 м булган түгәрәк сызыла. Балалар ике командага бүленә. Бер команда түгәрәк эчендә, алка керүдән саклый. Икенче команда балалары алканы бер-берсенә бирәләр һәм уңайлы вакыт табып аны түгәрәк эченә кертергә тырышалар. Алка түгәрәк эченә кергәч, командалар урыннарын алмашалар.
III. Йомгаклау өлеше.
«Аю» хәрәкәтле уены.
Уенчылар бер-берсенә карап, түгәрәкләнеп басалар. Бер уенчы, кулына ярты метр чамасындагы бау тотып, түгәрәк тышында йөри. Ул: «Аю китте, күрдеңме?» – дип, иптәшләренең берсенә бау белән сугып ала һәм үзе йөгерә. Сугылган кеше аны куып җитеп бауны алырга тиеш. Тота алмаса, ул уеннан чыга, һәм, киресенчә, тота алса, бауны алдырган кеше уеннан чыга. Уен түгәрәктә бер генә уенчы калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.