11 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: дусларына хөрмәт белән карау хисләрен тәрбияләү.Чуаш халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычлары: игътибарлылыкка күнегүләр эшләп колоннада берәрләп йөрү, предметлар арасыннан дүрт аякланып шуышып йөрү күнекмәләрен үстерү, тигезлек саклау һәм сикерү күнегүләрен кабатлау.
Җиһазлау: туп, шакмак, кыршау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, тигезләнү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналы буенча туктау, кире якка борылу, йөрүне дәвам итү. Таралышып йөрү һәм йөгерү, колоннада үз урыныңны табу. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Дүрт колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, туп тоткан кулларны аста тоту. Тупны терсәктән бөгелгән куллар белән күкрәк янына кую, өскә күтәрү, аяк очларына басу, тупны күкрәк янына кую. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп тоткан кулларны аста тоту. Тупны өскә күтәрү, алга иелү, туп белән уң (сул) аяк очына кагылу. Тураю, тупны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп утырган килеш, тупны ике кул белән алда тоту. Гәүдә белән уңга (сулга) борылу, тупны гәүдә тирәли әйләндереп чыгару (һәр якка 3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – төп торыш, туп тоткан кулларны аста тоту. Чүгәләү, тупны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп тоткан кулларны аста тоту. Уңга (сулга) иелү. Башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, туп идәндә тора. Туп тирәли уң һәм сул якка куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика стенкасы буенча үрмәләү. Дуртенче баскычтан икенче аралыкка күчү. Иң мөһиме – куллар белән дөрес тотыну һәм табан астын рейканың уртасына кую;
2.2. Баш өстенә кечкенә капчык куеп, гимнастика эскәмиясе буенча кулларны билгә куйган килеш йөрү;
2.3. Йөгереп килеп биеклеккә сикерү буенча ярышлар.
3. «Көнгерә» хәрәкәтле уены.
Балалар, ике командага бүленеп, бер-бер артлы тезелеп басалар. Командаларда беренче булып басып торган балалар, зур тупны ике тез арасына кыстырып, төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп баралар. Кире килгәндә тупны кулга тотып йөгерәләр. Башка балалар да шуны кабатлыйлар. Биремне үтәп, иң беренче булып тезелгән команда җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
«Инешләр» чуваш халык уены.
Уйнаучылар ике командага бүленәләр һәм бүлмәнең кара-каршы якларына басалар. Һәр бала үзенең алдында басып торган уенчының биленнән тота. «Инешләр!» дигән сигнал булуга ике команда да, бер-берләреннән аерылмыйча, төрле юнәлештә йөгереп китәләр. «Зур Идел!» сигналына уенчылар бер колонна булып тезелергә тиешләр.
1. Һәр уенчы алдында торган баланың биленә нык итеп тотынырга тиеш.
2. Йөгергән вакытта, кулларны билдән ычкындырырга, колоннадан чыгарга ярамый.