I. Кереш өлеш.

Чаңгыда «баскыч», «чыршы» алымнары белән тауга менү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Боз өстендә сак бул!» дигән темага әңгәмә уздыра.

Уен күнегүләре:

1. «Эләкмә». Кар йомарламнарыннан зур түгәрәк ясала. Уртада ике алып баручы тора. Калган балалар түгәрәк эченә сикереп керәләр, чыгалар. Түгәрәк эченә кергән арада алып баручылар сикерүчеләрне эләктерергә тырыша. Эләккән балалар урыннарында басып калалар. Бераздан алып баручылар алышына. Бер дә эләкмәгән балаларны алып баручы итеп билгелиләр. Уен яңадан башлана.

2. «Йөрт, тидермә!». Балалар кәшәкә белән алканы предметлар арасыннан йөртәләр.

III. Йомгаклау өлеше.

«Ай һәм кояш» аз хәрәкәтле чуаш халык уены.

Ике бала уенны алып баручы итеп сайлана. Алар, бер читкә барып, калган уенчылар ишетмәслек итеп, берсе – «ай», икенчесе «кояш» итеп билгеләнәләр.

Уенда катнашучылар бер-бер артлы тезелеп басалар, куллары белән алда торучының биленә тотыналар (яисә җилкәсенә куялар). Кояш һәм ай алар янына киләләр. Куллары белән тотынышалар һәм, аларны өскә күтәреп, капка ясыйлар. Балалар, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, капка аша үтәләр:

Без барабыз-барабыз,

Без барабыз урманга,

Бер-бер артлы тезелеп,

Йөгереп-йөгереп уйнарга.

Ай белән Кояш соңгы булып килгән баланы туктатып, башкалар ишетмәслек итеп: «Син кайсы якка күчәсең: кояшкамы, айгамы?» – дип сорыйлар. Бала шыпырт кына кайсы якка күчәсен әйтә һәм үзе теләгән якка баса. Уен дәвам итә. Ахырдан кайсы якка күбрәк бала күчкәне билгеләнә.