2 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: ихтыр көче, сабырлык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны предметлар арасында йөрүдә һәм йөгерүдә күнектерү; биеклектә йөргәндә тигезлекне саклау; сикерүләрдә биремнәрне һәм туп белән эстафетаны кабатлау.
Җиһазлау: 5 — 6 кегльләр һәм шакмаклар, балалар саны буенча туплар, гимнастика эскәмия, 2 — 4 данә зур диаметрлы туп.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Аралары 40 см ераклык белән куелган кеглиләр һәм шакмаклар арасыннан йөрү һәм йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Кечкенә туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң кулда аста тоту. Кулларны алга сузу, тупны сул кулга күчерү, кулларны артка җибәреп, тупны уң кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны уң кулда аста тоту. Алга иелү, тупны сул (уң) аяк тирәли әйләндерү, тураю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп утырган килеш, тупны уң кулда аста тоту. Уңга (сулга) иелү, тупны уң (сул) якка сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, кулларны баш өстенә кую, тупны уң (сул) кулда тоту. Сул (уң) аякны күтәреп, сул (уң) аяк очына туп белән кагылу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң кулда аста тоту. Куш аяклап сикерү, уң һәм сул якка чиратлаштырып борылу (һәр якка 2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясе буенча тупны арттагы иптәшеңә тапшырып, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү;
2.2. Әйләнеп торучы озын сикергеч астыннан парлашып йөгереп чыгу;
2.3. Тезләнеп, үкчәләргә утырган килеш, колоннада тупны арттагы иптәшеңә тапшыру.
3. «Бакалар» хәрәкәтле уены.
Мәйданчыкның (бүлмәнең) ике башында «сазлык» урыннары билгеләнә (зур түгәрәкләр сызыла яисә бау салына һ.б.). Уйнаучылар бер түгәрәкнең эченә урнашалар. Алар – сазлыктагы «бакалар», куллары белән җиргә (идәнгә) таянып, чүгәлиләр. Араларыннан берәү «өлкән бака» итеп билгеләнә. Ул калган бакаларны каршы яктагы сазлыкка алып бара (чөнки ансында черкиләр, вак чебеннәр күбрәк). Өлкән бака алдан сикереп бара, калганнары аның артыннан иярәләр. Уен барышында өлкән бака кулларның торышын үзгәртә – куллар тезләрдә, билдә, вак-вак атлап яисә зур адымнар белән сикерә; каршылыклар (мәсәлән, идәнгә салынган таяклар) аша сикереп үтә; идәндә торган кубларга, такталарга сикереп менә; әйберләр арасыннан үтеп йөри һ.б. Барлык бакалар да әлеге хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Икенче сазлыкка килеп җиткәч, бакалар: «Ква-ква», – дип кычкыралар.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.