I. Кереш өлеш.

«Йөгерешчеләр». Балалар бер шеренгага старт сызыгына басалар. «Марш» командасы буенча 10 м ераклыкка тизлеккә йөгерү, финиш сызыгыннан борылып биремне кабатлау.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Спорт гимнастикасы – спорт төре» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Челән белән бакалар». Мәйданның бер ягында «челән» тора. Мәйдан уртасында баудан түгәрәк «сазлык» ясала. Калган балалар – «бакалар». Алар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без бакалар, без бакалар,

Суга төштек бакалар,

Бак-бак, бак-бак, бак-бак,

Тиздән яңгыр явачак.

«Бакалар» «сазлыкка» сикерәләр. «Челән» сикерергә җитешмәгән бакаларны тота. Берничә «бака» тотылганнан соң икенче «челән» сайлана. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

2. «Тупны тот». Уенчылар өчәрләп басалар. Ике бала бер-берсеннән 2 м ераклыкта басалар, берсенең кулында зур диаметрлы туп була. Алар арасында өченче уенчы урнаша. Балалар тупны бер-берсенә ыргыталар, ә алар арасында торган уенчы тупка кагылырга тырыша. Әгәр ул тупка кагылса, тупны аткан уенчы белән урынын алыштыра.

3. «Күчмә кошлар» хәрәкәтле уены.

Балалар мәйданчыкның (бүлмәнең) бер башында таралашып басып торалар. Алар – «кошлар». Мәйданчыкның икенче башында – гимнастика баскычы. Тәрбияченең «Кошлар оча!» дигән сигналы буенча кошлар канатларын җилпеп очып китәләр (балалар, кулларын як-якка җәеп, мәйданчыкта йөгереп йөриләр). «Давыл!» дигән сигнал булуга кошлар гимнастика баскычына куналар, агачлар арасына качалар. Тәрбияче: «Давыл тынды», – ди, һәм кошлар әкрен генә агачлардан, гимнастика баскычыннан төшәләр һәм тагын оча башлыйлар.

1. Гимнастика баскычыннан төшкәндә, һәр аратага да басып төшәргә кирәк. Сикереп төшү рөхсәт ителми.

2. Тәрбияче гимнастика баскычы янында басып торырга һәм кирәк чагында балаларга ярдәм итәргә тиеш.

3. Уенны оештыру өчен гимнастика баскычы булмаса, балалар эскәмияләрдән яки бүтән биекләрдән файдалана алалар.

III. Йомгаклау өлеше.

«Чүлмәк сатыш» аз хәрәкәтле татар халык уены.

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар. Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса. Берәү чүлмәк алучы була һәм, хуҗа янына килеп:

– Чүлмәк сатасыңмы? – дип сорый.

– Сатам.

– Күпмегә сатасың?

– Өчкә, – дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышыннан кара-каршы шулчаклы йөгерәләр. Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.