4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: ихтыяр көче, сабырлык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: Балаларны берәмләп колоннада йөрү, сибелеп йөгерүдә күнектерү, сикерү, шуышу күнегүләрен кабатлау; туп белән биремнәр эшләү.
Җиһазлау: һәр балага икешәр флагчык, кыска сикергечләр, 5 — 6 данә туп (урта яки кече диаметр), сетка, бау, терәк.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, куш аяклап сикерү, йөрү һәм таралышып йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, флагчыклар тоткан кулларны аста тоту. Флагчыкларны ян-якка сузу, өскә күтәрү, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыкларны күкрәк турысында тоту. Уң (сул) якка борылу, флагчыкларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – төп торыш, флагчыклар тоткан кулларны аста тоту. Флагчыкларны ян-якка сузу, чүгәләү, флагчыкларны алга сузу. Тураю, флагчыкларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар тоткан кулларны аста тоту. Флагчыкларны ян-якка сузу, алга иелү, флагчыкларны кисештерү. Тураю, флагчыкларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар тоткан кулларны аста тоту. Флагчыкларны алга, артка, алга сузып, селтәү. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, флагчыклар тоткан кулларны аста тоту. Аякларны аерып сикерү, флагчыкларны ян-якка сузу, сикереп башлангыч торышка кайту.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Кыска сикергеч аша алга таба сикереп, билгеләнгән сызыкка кадәр йөгерү;
2.2. Тупны сетка аша ике кул белән ыргыту һәм идәнгә бәрелеп, сикереп киткәч аны тотып алу. Күнегүне ике шеренгада, кара-каршы басып эшләү;
2.3. Сигнал буенча күзләрне йомып, бер аякта басып тору.
3. «Парлашып бас» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар парлашып басалар һәм мәйданчык буйлап таралалар. Кара-каршы басып, бер-берләренең кулларыннан алалар – «кәрзиннәр» ясыйлар. Бер пар(ике бала) читтәрәк басып тора. Аларның берсе – әбәкче – икенче баланы куа башлый. Качучы бала әбәкчегә тоттырмаска тырышып, парлар арасыннан йөгерә һәм тиз генә берәр баланың исемен әйтә. Исеме әйтелгән бала йөгереп китәргә тиеш, ә качучы аның урынына баса. Әбәкче йөгереп киткән баланы куып тота алса, алар парлашып басалар: «кәрзин» ясыйлар. Уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.