12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: кайгыртучанлык, пөхтәлек тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: вертикаль торган кыршау аша шуышып чыгу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Предметлар аша йөрү. Тәгәрәгән предметлар артыннан йөгереп бару.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырып, кулларны тез өстенә кую. Кулларны яннан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – утыргычны куллар белән тотып, эскәмиягә утыру. Чиратлаштырып аякларны күтәрү (һәр аяк белән 4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – кулларны аста тотып, эскәмия артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) – 4 тапкыр.
4. Башлангыч торыш – кулларны артта куеп, эскәмия янына басу. Эскәмия тирәсендә, урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – кулларны алга һәм аякларны бергә куеп, эскәмия алдында басу. Эскәмиягә утыру, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Вертикаль торган кыршау аша шуышып чыгу;
2.2. Кул чәбәкләгәннән соң, аз гына алга этелеп, куш аяклап сикерү;
2.3. Бер-береңә ике кул белән тупны тәгәрәтү.
«Матур уенчык» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең (мәйданчыкның) бер башында 5–6 бала басып тора. Каршы якта, 2,5–3 м ара калдырып, 5–6 уенчык куела. Тәрбияче һәм балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Сикереп-сикереп барабыз,
Бер уенчык (матур флаг) табабыз.
Балалар флагларга таба ике аякларында сикереп баралар. Флагларны кулларына алып селкиләр, аннары үз урыннарына куеп, кире кайталар.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче табын артында дөрес утыру күнекмәләре турында искә төшерә.
«Курчакны ашат!» уен-күнегүе.
IV. Йомгаклау өлеше.
Йөрү. 10–15 секунд сулыш күнегүләре ясау. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру.