Кабатлау өчен материал

Шөгыль:
13

Информация

Ай:
Декабрь

1 нче атна. Вертикаль торган кыршау аша уенчыкларга таба шуышу; Куллар чабып, ике аякта алга таба сикерү. Бер-беренә һәм тәрбиячегә тупны тәгәрәтү. Каршылыклар аша (бүрәнә аша) атлап чыгу.

«Бау аша сикер» хәрәкәтле уены.

Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче идәнгә 3–4 м озынлыктагы төсле бау сала. Берничә бала (6–8) бау янына килә һәм тәрбияче сигналы буенча бау аша сикереп чыга. Уенны идәнгә тагын бер бау салып катлауландырырга була. Балалар башта – беренче, аннары икенче бау аша сикереп чыгалар.

2 нче атна. Капка аша шуышу. Кул чабып куш аяклап сикерү. Ике кул белән тәрбиячегә тупны тәгәрәтү

«Кем тизрәк?» хәрәкәтле уены.

Уен өчен төрле төстәге туплар һәм шул төсләрдәге тартмалар кирәк була. Балалар бүлмәнең бер читенә тезелгән урындыкларда утыралар. Тәрбияче алар каршына туплар салынган төрле төстәге берничә тартма куя һәм уенның эчтәлеген аңлата. «Туплар тәгәрәп киткәч, сез аларны берәмләп китереп тартмага салырга тиеш: туп кызыл төстә булса – кызыл тартмага, яшел булса – яшел тартмага» һ.б.

«Бер, ике, өч, йөгер!» – дип, Тәрбияче балалар йөгерергә тиешле якка тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Туплар тәгәриләр, балалар алар артыннан йөгерә. Һәрберсе берәр туп алып килеп, шул туп төсендәге тартмага сала. Соңыннан туплар бергә кушыла, һәм уен кабатлана.

• Туплар саны балалар санына туры килергә тиеш.

• Балалар бары тик тәрбияче сигналыннан соң гына йөгерергә тиешләр.

• Йөгергәннән соң балаларга бераз утырып ял итәргә мөмкинлек бирергә, уенны кабатлауны ашыктырмаска кирәк.

3 нче атна. Тәрбияченең бала кулы җитәрлек югарылыктагы учына таба ике аякта өскә сикерү. Эскәмия астыннан шуышу. Бер-береңә бер һәм ике кул белән тупны тәгәрәтү.

«Югарырак үрмәлә» хәрәкәтле уены.

Уен өчен гимнастика баскычы, өскәрәк беркетеп кую өчен, ачык төстәге матур уенчык кирәк. Тәрбияче балаларга баскыч буйлап ничек үрмәләргә кирәклеген аңлата. Балалар бакскычка карап басалар. Тәрбияче ярдәме белән бер бала, баскычның һәр аратасына басып, өскә таба үрмәли. 5–6 нчы аратага кадәр менә, уенчыкны алып, тәрбияче ярдәме белән әкрен генә баскычтан төшә.

4 нче атна. Алга таба урыннарда куш аяклап сикерү. Тәрбияче белән парлашып, ике кулда тупны тәгәрәтү.

«Матур уенчык» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең (мәйданчыкның) бер башында 5–6 бала басып тора. Каршы якта, 2,5–3 м ара калдырып, 5–6 уенчык куела. Тәрбияче һәм балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Сикереп-сикереп барабыз,
Бер уенчык (матур флаг) табабыз.

Балалар флагларга таба ике аякларында сикереп бара. Флагларны кулларына алып селкиләр, аннары үз урыннарына куеп, кире кайталар.