8 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда түземлек, үз дигәнендә нык торучанлык, тәвәккәллек тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны биремнәр эшләп йөрүдә, комлы капчыкларны горизонталь максатка ыргытуда күнектерү; үрмәләүне һәм тигезлек саклап йөрүне ныгыту.
Җиһазлау: гимнастик таяклар, комлы капчык, гимнастик эскәмия, 2 кыршау (диаметр 50 см).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча, кулларны баш артына куеп, аяк очларында йөрү. Гадәти йөрүгә күчү. Кулларны тезләргә куеп, ярымчүгәләп йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гимнастика таяклары белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, таяк тоткан кулларны аста тоту. Уң (сул) аякны алга сузу, таякны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр)
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, таяк тоткан кулларны аста тоту. Таякны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү, тураю. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, таякны терсәктән бөгелгән кулларда тоту. Таякны өскә күтәрү, алга иелү, таяк белән аяк очларына кагылу. Тураю, таякны өстә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш, таякны терсәктән бөгелгән кулларда алда тоту. Бөгелү, таякны алга, өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, таякны туры кулларда баш өстендә тоту. Уң (сул) аякны өскә күтәрү, таяк белән аяк очына кагылу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш, таяк тоткан кулларны аста тоту. Сикереп, аякларны аеру, таякны өскә күтәрү. Сикереп, башлангыч торышка кайту.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Кечкенә капчыкларны горизонталь ноктага ыргыту;
2.2. Арка өстенә кечкенә капчык куеп, гимнастика эскәмиясе буенча шуышу;
2.3. 10 м арада 3 тапкыр әрле-бирле (челночный бег) йөгерү.
3. «Чыпчык оча» хәрәкәтле уены.
Уен стена буенда уйнала. Стенадан 1,5 м ара калдырып, уенны алып баручы өчен сызык сызыла. Алып баручыдан 3 м ераклыкта – уйнаучылар сызыгы. Уйнаучылар сызык кырыенда стенага артлары белән басып торалар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә. Ул, үз сызыгына басып, теннис тубы яисә кечкенә резина тупны көч белән стенага бәрә. Туп, стенага бәрелеп, кире уйнаучылар сызыгы артына төшәрлек булырга тиеш. Алып баручы тупны ыргытканда: «Чыпчык оча!» – ди. Шул сүзләрне ишетүгә, уйнаучылар тиз генә стенага таба борылалар һәм очып килүче тупны җиргә төшкәнче тотып калырга тырышалар. Тупны тотып алган бала уенны алып баручы була.
III. Йомгаклау өлеше. Иң җитез «чыпчык» артыннан Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.