I. Кереш өлеш.

«Тупка кем тизрәк килеп җитә?» уен күнегүе. Ике шеренгага тезелү. Тупка мөмкин кадәр тизрәк барып җитү, аны кулга алып, баш өстендә күтәрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Синхрон йөзү – спорт төре» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Аяк белән биреш». Балалар 3 әр яки 4 әр булып түгәрәкләр ясап, басалар. Һәр түгәрәкнең уртасында – алып баручы. Аның алдында – зур туп. Алып баручы балаларга чират буенча аягы белән тупны тибеп җибәрә, балалар тупны кире алып баручыга тибеп кайтара.

2. «Җитез куяннар». Тәрбияче идәнгә параллель рәвештә ике 3 м озынлыкагы баулар суза. Баулар арасында 2 шәр м ара калдыра. Баудан 1 м ераклыкта кыршау, аның эченә туп куя. Балалар бау кырыена ян белән басалар, баулар аша ике аякта сикереп, алга баралар. Кыршау эченә кереп тупны алалар һәм баш өстендә күтәрәләр. Бирем ике колонна белән эшләнелә.

2. «Бакалар» хәрәкәтле уены.

Мәйданчыкның (бүлмәнең) ике башында «сазлык» урыннары билгеләнә (зур түгәрәкләр сызыла яисә бау салына һ.б.). Уйнаучылар бер түгәрәкнең эченә урнашалар. Алар – сазлыктагы «бакалар», куллары белән җиргә (идәнгә) таянып, чүгәлиләр. Араларыннан берәү «өлкән бака» итеп билгеләнә. Ул калган бакаларны каршы яктагы сазлыкка алып бара (чөнки ансында черкиләр, вак чебеннәр күбрәк). Өлкән бака алдан сикереп бара, калганнары аның артыннан иярәләр. Уен барышында өлкән бака кулларның торышын үзгәртә – куллар тезләрдә, билдә, вак-вак атлап яисә зур адымнар белән сикерә; каршылыклар (мәсәлән, идәнгә салынган таяклар) аша сикереп үтә; идәндә торган кубларга, такталарга сикереп менә; әйберләр арасыннан үтеп йөри һ.б. Барлык бакалар да әлеге хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Икенче сазлыкка килеп җиткәч, бакалар: «Ква-ква», – дип кычкыралар. Уенны кабатлаганда, өлкән бака итеп икенче бала сайлана.

III. Йомгаклау өлеше.

«Чүлмәкләр» аз хәрәкәтле мордва халык уены.

Бу уен төрле яшьтәге балалар белән уйнала. Һәр өлкән уенчы кечерәк яшьтәге кызлар яки малайлар арасыннан үзенә «чүлмәк» сайлый. «Чүлмәкләр» түгәрәк ясап утыралар. Өлкән уенчылар үзләре сайлаган чүлмәкләр артына басалар. Ә бер уенчы чүлмәксез кала. Ул чүлмәкле уенчыларның берсе янына килә дә: «Чүлмәк сатасыңмы?» – ди. «Әйе, сатам», – ди чүлмәк хуҗасы. Шуннан соң икесе дә чүлмәккә куллары белән кагылалар һәм, түгәрәк буенча, икесе ике якка йөгереп китәләр. Кем беренче булып әлеге чүлмәк янына килеп җитә һәм кулы белән аңа кагыла, ул чүлмәкнең хуҗасы була. Чүлмәксез калган уенчы алып баручы ролен ала.Уен дәвам итә.