10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда җитезлек, кызыксынучанлык, максатчанлык тәрбияләү. Удмурт, татар халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: балаларны биремнәр эшләп йөрүдә һәм йөгерүдә, гимнастик стенкага үрмәләүдә, тигезлек саклауда, сикерүдә күнектерү.
Җиһазлау: гимнастик стенка, тутырма туплар, кегльләр, шакмаклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп гимнастика адымнары белән йөрү. Тәрбияче сигналы буенча таралышып йөрү һәм йөгерү. 2 колоннага тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, баш артына кую, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – тезләнгән килеш, кулларны билгә кую. Гәүдәне уңга (сулга) бору, сул (уң) аякның үкчәсенә кагылу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, куллар белән ике аяк арасында идәнгә тию. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, кулларны баш өстендә сузып кую. Уң (сул) аякны өскә күтәрү, аяк очына кагылу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны баш артына кую. Аяк очларында күтәрелеп, кулларны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – төп торыш. Гәүдә тирәли сикерү (6 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Бау баскычы буенча үрмәләү. Тәрбияче булышуы мәҗбүри;
2.2. Кулларны баш артына куеп, уң һәм сул аякларны чиратлаштырып, бер-берсеннән бер бала адымы ераклыгында тезелгән эченә тутырылган туплар аша йөрү (2–3 тапкыр);
2.3. Бер-берсеннән 40 см ераклык белән куелган предметлар (шакмаклар, кеглиләр) арасыннан уң һәм сул аякта сикереп бару. Күнегү 2 колоннада эшләнә. Иң мөһиме – предметларга басмау, колоннада араны саклау.
3. «Аксак төлке» хәрәкәтле татар халык уены.
Санамыш ярдәмендә балаларның берсе – «аксак төлке», икенчесе «өй хуҗасы» – «аю» итеп билгеләнә. Башка балалар «тавыклар» булып, зур бер түгәрәк эченә кереп тулалар. Аксак төлке, «өн»еннән чыгып, аксаклый-аксаклый сикергәләп (бер аягын күтәреп), өй хуҗасы («аю») янына килә. туктый. Алар арасында мондый сөйләшү була:
– Төлке, Төлке, Түләнтәй, төнлә кая барасың?
– Мамай улы Бикчәнтәй, әбиемә барамын.
– Әбиеңдә ниең бар?
– Мич артында туным бар.
– Туның янса, нишләрсең?
– Суга илтеп салырмын.
– Туның акса, нишләрсең?
– Үкереп елап калырмын.
– Төлке, Төлке, Түләнтәй, тунсыз ничек йөрерсең?
– Мамай улы Бикчәнтәй, йөргән чакта күрерсең.
Шулай әйтешкәннән соң, аю тынычланып йокларга ята. Төлке, бер аякта сикергәләп, «тавыклар оясы»на керә дә аларны куа башлый. Куып җиткәненә кулы белән кагыла. Әлеге бала Аксак төлке була.
* Аксак төлке, ялгышып, икенче аягы белән дә җиргә басса, хуҗа күреп, аның үзен куа башлый. Әгәр төлке үз оясына җиткәнче тотылса, ул яңадан төлке булып уйнарга тиеш була.
III. Йомгаклау өлеше.
«Кульяулык белән уен» аз хәрәкәтле удмурт халык уены.
Балалар, парлашып, түгәрәккә басалар. Ике алып баручы билгеләнә, берсенә кулъяулык бирелә. Сигнал булгач, кулъяулыклы алып баручы йөгереп китә, ә икенчесе аны куа. Алар түгәрәкнең тышында куышалар. Кулъяулыклы алып баручы парлашып басып торучы балаларның берәрсенә кулъяулыкны тапшыра, үзе аның урынына баса. Шулай итеп, кулъяулыклы алып баручы алмашына. Парсыз калган алып баручы кулъяулыклы баланы куып китә.