2 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: бер — берсенә ярдәмчел, игътибарлылык күнекмәләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: йөргәндә һәм йөгергәндә уен күнегүен кабатлау; тигезлек саклауга, сикерүгә, туплар белән күнегүләр эшләүдә күнектерү.
Җиһазлар: туплар, шакмаклар, гимнастика эскәмиясе, баулар, кыска сикергечләр, комлы капчыклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Тизрәк ал» уен күнегүе. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, шакмаклар тирәли йөрү, йөгерү, йөрүгә күчү. Тәрбияченең: «Тизрәк ал!» сигналына тиз генә шакмаклар алу. Шакмаксыз калучыларны уеннан чыгару.
II. Төп өлеш.
1. Кечкенә туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң (сул) кулда тоту. Кулларны ян-якка сузу, терсәктән бөгү, тупны баш артыннан сул (уң) кулга тапшыру, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны уң (сул) кулда тоту. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, тупны бер аяктан икенчесенә тәгәрәтү. Тураю, кулларны ян-якка сузу, тупны сул кулга күчерү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп утырган килеш, тупны уң кулда тоту. Уңга (сулга) борылу, тупны гәүдә тирәли тәгәрәтү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң (сул) кулда тоту. Кулларны ян-якка сузу, чүгәләү, тупны сул (уң) кулга күчерү. Торып басу, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, тупны уң кулда тоту. Аякларны чиратлаштырып, сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Баш өстенә кечкенә капчык куеп, ян белән гимнастика эскәмиясе буенча йөрү. Эскәмия уртасында чүгәләү, кулларны алга сузып, комлы капчыкны төшермичә күтәрелү һәм хәрәкәтне дәвам итү;
2.2. Кыска сикергеч белән урында һәм алга барып, сикерү;
2.3. Канатта күнегүләр эшләү: аяк табаннары белән канатны тотып алу; кулларны терсәктән бөгеп, аякларны турайту; канатны куллар белән тотып алу.
3. «Бакалар» хәрәкәтле уены.
Мәйданчыкның (бүлмәнең) ике башында «сазлык» урыннары билгеләнә (зур түгәрәкләр сызыла яисә бау салына һ.б.). Уйнаучылар бер түгәрәкнең эченә урнашалар. Алар – сазлыктагы «бакалар», куллары белән җиргә (идәнгә) таянып, чүгәлиләр. Араларыннан берәү «өлкән бака» итеп билгеләнә. Ул калган бакаларны каршы яктагы сазлыкка алып бара (чөнки ансында черкиләр, вак чебеннәр күбрәк). Өлкән бака алдан сикереп бара, калганнары аның артыннан иярәләр. Уен барышында өлкән бака кулларның торышын үзгәртә – куллар тезләрдә, билдә, вак-вак атлап яисә зур адымнар белән сикерә; каршылыклар (мәсәлән, идәнгә салынган таяклар) аша сикереп үтә; идәндә торган кубларга, такталарга сикереп менә; әйберләр арасыннан үтеп йөри һ.б. Барлык бакалар да әлеге хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Икенче сазлыкка килеп җиткәч, бакалар: «Ква-ква», – дип кычкыралар. Уенны кабатлаганда, өлкән бака итеп икенче бала сайлана.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.