I. Кереш өлеш.

«Тиз генә рәткә» уен күнегүе. Уйнаучылар залның өч ягына өч рәткә бүленеп, бер-берсенә карап басалар. Тәрбияченең: «Чабабыз!» сигналы буенча йөгереп таралышалар. «Тиз генә рәткә!» сигналы буенча балалар тиз арада рәттә үзләренең урыннарын табып, басарга тиеш.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Волейбол – спорт төре» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Тупны ыргыт». Балалар ике төркемгә буленеп, сетканың ике ягына кара-каршы басалар. Уенның максаты – тупны көндәшең ягында җиргә төшәрлек итеп сетка аша ыргыту.

2. «Түмгәктән түмгәккә». Зал буенча шахмат тәртибендә 6–8 кыршау куела. Тәрбияченең сигналы буенча балалар кыршаудан кыршауга ике аякта сикерәләр.

3. «Күчмә кошлар» хәрәкәтле уены.

Балалар мәйданчыкның (бүлмәнең) бер башында таралашып басып торалар. Алар – «кошлар». Мәйданчыкның икенче башында – гимнастика баскычы. Тәрбияченең «Кошлар оча!» дигән сигналы буенча кошлар канатларын җилпеп очып китәләр (балалар, кулларын як-якка җәеп, мәйданчыкта йөгереп йөриләр). «Давыл!» дигән сигнал булуга кошлар гимнастика баскычына куналар, агачлар арасына качалар. Тәрбияче: «Давыл тынды», – ди, һәм кошлар әкрен генә агачлардан, гимнастика баскычыннан төшәләр һәм тагын оча башлыйлар.

1. Гимнастика баскычыннан төшкәндә, һәр аратага да басып төшәргә кирәк. Сикереп төшү рөхсәт ителми.

2. Тәрбияче гимнастика баскычы янында басып торырга һәм кирәк чагында балаларга ярдәм итәргә тиеш.

3. Уенны оештыру өчен гимнастика баскычы булмаса, балалар эскәмияләрдән яки бүтән биекләрдән файдалана алалар.

III. Йомгаклау өлеше.

«Самавыр» аз хәрәкәтле татар халык уены.

Уйнаучылар арасыннан «самавыр» һәм «әби» сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга чәй эчә торган тәм-том исемнәре әйтеп чыга, аларны «самавыр» ишетмәскә тиеш. Әби, «самавыр»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә… шикәр!» – ди. «Шикәр», акрын гына килеп, самавырның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. Самавыр карый: балаларның барысы да баш бармакларын өскә караткан. Самавыр кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самавыр» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самавыр»га җәза бирелә.