I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү. Тәрбияченең: «Борылырга!» дигән сигналына каршы якка борылып йөрүгә күчү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Кыршаулар белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны уң (сул) кулда тоту. Кыршауны алга, артка, алга сузу, сул (уң) кулга күчерү (6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны ян-якларыннан аста тоту. Кыршауны өскә күтәрү, уңга (сулга) борылу, кыршауны уңга (сулга) сузу. Тураю, кыршауны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – төп торыш, кыршауны ике кул белән аста тоту. Чүгәләү, тезләрне аеру, кыршауны алга сузу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, кыршауны терсәктән бөгелгән кулларда алда тоту. Кыршауны өскә күтәрү, алга иелү, кыршау белән аяк очларына кагылу. Тураю, кыршауны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – кыршау эчендә төп торыш. Кыршау эчендә ике акта сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Йөгереп килеп озынлыкка сикерү;

2.2. Тупны бер-береңә ыргыту;

2.3. Канат буенча өскә үрмәләп менү.

3. «Парлашып бас» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар парлашып басалар һәм мәйданчык буйлап таралалар. Кара-каршы басып, бер-берләренең кулларыннан алалар – «кәрзиннәр» ясыйлар. Бер пар(ике бала) читтәрәк басып тора. Аларның берсе – әбәкче – икенче баланы куа башлый. Качучы бала әбәкчегә тоттырмаска тырышып, парлар арасыннан йөгерә һәм тиз генә берәр баланың исемен әйтә. Исеме әйтелгән бала йөгереп китәргә тиеш, ә качучы аның урынына баса. Әбәкче йөгереп киткән баланы куып тота алса, алар парлашып басалар: «кәрзин» ясыйлар. Уен дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.