8 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: тапкырлык, зиһен арттыру сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: ераклыкка комлы капчык ыргытуда,үрмәләудә һәм тигезлек саклауда күнектерү.
Җиһазлар: шакмак (кегль), комлы капчык, гимнастика эскәмиясе.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Парлашып йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны аста тоту. Бер адым уңга (сулга) ясау, кулларны баш артына кую. Башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, уң (сул) аякка таба иелү, тураю. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны баш артына кую. Кулларны ян-якка сузу, уңга (сулга) иелү, уң (сул) кулны аска сузу, сул (уң) кулны – өскә күтәрү. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны билгә кую. Чүгәләү, тезләрне аеру, тигезлекне саклау. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – төп торыш, кулларны аста ирекле тоту. Кулларны, аякларны аерып сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Кечкенә капчыкларны ераклыкка ыргыту;
2.2. Бер аяк белән чүгәләп, икенчесен эскәмиянең яныннан алга сузып, гимнастика эскәмиясе буенча йөрү;
2.3. Кыска сикергеч аша урында сикерү.
3. «Ачкычлар» хәрәкәтле уены.
Мәйданчыкта (яисә идәндә) түгәрәкләр сызыла. Уйнаучылар шул түгәрәкләргә кереп басалар. Арадан берсе уенны алып баручы була. Ул уенчыларның берәрсе янына килеп сорый: «Ачкыч кайда?» Тегесе җавап бирә: «Алсудан сора, ул әйтер сиңа». Алар сөйләшкән арада калган балалар бер-берсе белән урыннарын алмашалар (бер түгәрәктән икенче түгәрәккә күчәләр). Алып баручы да тиз генә берәр буш түгәрәк эченә кереп өлгерергә тырыша. Түгәрәксез калган бала уенны алып баручы була. Уен шулай дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.