I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, бер-бер артлы йөгерүгә күчү.

«Чабышлы» уен күнегүе. 10 м ераклыкка билгеләнгән сызыкка кадәр адымнарны мөмкин кадәр ким ясап йөгереп бару.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Өстәл теннисы, бадминтон – спорт төрләре» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Бадминтон». Балалар парлашып басалар һәм бер-берсенә ракетка белән воланны ыргыталар.

2. «Тупны тип». Балалар, араларында 1,5–2 м калдырып, парларга бүленеп басалар һәм бер-берсенә тупны, уң һәм сул аякларын чиратлаштырып, тибәләр.

3. «Бура уены» («Городки»). Балалар билгеләнгән ераклыктан агач цилиндрлардан төзелгән фигураларны, бура таягын ыргытып, ишеп төшерәләр.

2. «Сикергечләр» хәрәкәтле уены.

Сикергечләр белән төрле уеннар оештырырга була. Мәсәлән, «Кем тизрәк?» уены. Берничә бала сикергечләр тотып, бер-берләреннән ара калдырып, бер рәткә тезелеп басалар һәм тәрбияче сигналыннан соң алдан билгеләнгән урынга кадәр сикергечләр аша сикереп баралар. «Кем озаграк?» уенында балалар бер урында сикереп торалар. Кем озаграк ялгышмыйча сикерә, шул җиңүче була. «Кем ничек булдыра?» уенында һәр уйнаучы сикергечләр белән хәрәкәтләрне үзе уйлап чыгара һ.б. Әлеге уеннарны уйнау өчен алдан балаларны сикергечләр аша яхшы итеп, хәрәкәтләрне катлауландырып сикерергә өйрәтергә кирәк.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.