I. Кереш өлеш.

«Үз төсеңне тап» уен күнегүе. 3–4 түгәрәккә басу. Түгәрәк уртасына куелган шакмакның төсен хәтерләп калу. «Йөгер» дигән сигналга мәйдан буенча таралышып йөгерү. Тәрбияче шакмакларның урыннарын алыштырып куеп, «Үз төсеңне тап» дигәч, үзеңнең төсендәге шакмак янына түгәрәк ясап, басу.

II. Төп өлеш.

1. Гимнастика эскәмиясендә гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырган килеш, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, баш артына кую, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырган килеш, кулларны баш артына кую. Кулларны ян-якка сузу, уңга иелү, бармак очлары белән идәнгә кагылу. Тураю, сулга иелү, бармак очлары белән идәнгә кагылу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырган килеш, кулларны билгә кую. Куллар ян-якка сузу, уңга (сулга) борылу, кулларны баш артына кую. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – эскәмиягә йөз белән карап баскан килеш, кулларны билгә кую. Уң аяк белән эскәмиягә басу, сул аяк белән эскәмиягә басу, уң аяк белән кире төшү, сул аяк белән кире төшү (3–4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – эскәмия янында баскан килеш, кулларны билгә кую. Эскәмия яны буенча ике аякта сикереп бару (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Бер кул белән җилкә турысыннан бер-береңә туп ыргыту;

2.2. Йөгереп килеп озынлыкка сикерү;

2.3. Баш өстенә кечкенә капчык куеп, предметлар арасыннан аяк очларында йөрү.

3. «Кыңгырау шалтыратам» хәрәкәтле уены.

Уен спорт залында үткәрелә. Гимнастика баскычыннан 5–6 адым ераклыкта сызык сызыла. Балалар, йөзләре белән гимнастика баскычына карап, 3–4 колоннага тезелеп басалар. Һәр колонна каршына гимнастика баскычына бер үк биеклектә кечкенә кыңгыраулар бәйләп куела. Тәрбияченең «Бер, ике, өч, йөгер!» дигән сигналыннан соң колонналарда беренче булып торучы балалар гимнастика баскычы янына йөгереп киләләр дә үрмәләп югарыга менәләр һәм кыңгырауларны (һәркем үз кыңгыравын) шалтыраталар. Аннан соң алар җайлап кына баскычтан төшәләр һәм һәрберсе үз колоннасының артына барып баса. Кыңгырауны беренче булып шалтыраткан бала билгеләп үтелә. Уенны колоннада икенче (өченче, дүртенче һ.б.) булып торучы балалар дәвам итә. Кыңгырауны беренче булып шалтыраткан балалар саны күбрәк булган колонна җиңгән булып санала.

III. Йомгаклау өлеше.

Бер шеренгага тезелү. Музыка астында чүгәләү, бер аякны алга сузу, янга сузып, аяк очы, аннары үкчә белән идәнгә тидерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.