I. Кереш өлеш.

«Үз төсеңне тап» уен күнегүе. 3–4 түгәрәккә басу. Түгәрәк уртасына куелган шакмакның төсен хәтерләп калу. «Йөгер» дигән сигналга мәйдан буенча таралышып йөгерү. Тәрбияче шакмакларның урыннарын алыштырып куеп, «Үз төсеңне тап» дигәч, үзеңнең төсендәге шакмак янына түгәрәк ясап, басу.

II. Төп өлеш.

1. Гимнастика эскәмиясендә гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырган килеш, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, баш артына кую, ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырган килеш, кулларны баш артына кую. Кулларны ян-якка сузу, уңга иелү, бармак очлары белән идәнгә кагылу. Тураю, сулга иелү, бармак очлары белән идәнгә кагылу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырган килеш, кулларны билгә кую. Куллар ян-якка сузу, уңга (сулга) борылу, кулларны баш артына кую. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – эскәмиягә йөз белән карап баскан килеш, кулларны билгә кую. Уң аяк белән эскәмиягә басу, сул аяк белән эскәмиягә басу, уң аяк белән кире төшү, сул аяк белән кире төшү (3–4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – эскәмия янында баскан килеш, кулларны билгә кую. Эскәмия яны буенча ике аякта сикереп бару (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Уң һәм сул аякларны чиратлаштырып, 5–6 бау аша сикерү;

2.2. Бер кул белән җилкә турысыннан бер-береңә туп ыргыту;

2.3. Бер-берсенә терәп куелган кыршаулар аша ике аяк белән сикерү.

3. «Челән белән бакалар» хәрәкәтле уены.

Мәйданның бер ягында «челән» тора. Мәйдан уртасында баудан түгәрәк «сазлык» ясала. Калган балалар – «бакалар». Алар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без бакалар, без бакалар,

Суга төштек бакалар,

Бак-бак, бак-бак, бак-бак,

Тиздән яңгыр явачак.

«Бакалар» «сазлыкка» сикерәләр. «Челән» сикерергә җитешмәгән бакаларны тота. Берничә «бака» тотылганнан соң икенче «челән» сайлана. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.